+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 сентябрь 2022, 17:55

Радий Хәбиров Башкортстанда 2023-24 еллар сайлау циклына старт бирде

14 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы, «Бердәм Русия» төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров партиянең республика сәяси советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Көн тәртибендә - партиянең республика бүлегенең эш планнары һәм 2023-2024 елларда сайлау кампаниясенә әзерлек буенча төп бурычлар турында фикер алышу.

Радий Хәбиров Башкортстанда 2023-24 еллар сайлау циклына старт бирде
Радий Хәбиров Башкортстанда 2023-24 еллар сайлау циклына старт бирде

Чыгышының башында Радий Хәбиров партиянең төбәк бүлеге әгъзаларына актив гражданлык позициясе һәм мохтаҗ халыкка ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

- Соңгы берничә елда без ил һәм республика тормышында катлаулы чор уздык. Партия активистлары бу вакытта иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр. Коронавирус чорында "Бердәм Русия" күп санлы кешеләргә ярдәм итте. Шуның аркасында партиянең абруе арта, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Әле безнең төп бурыч – махсус хәрби операциягә һәм Русия Президенты Владимир Путинга ярдәм итү. Бүген Ватаныбызны саклаучы хәрби хезмәткәрләр өчен без аларның гаиләләре турында кайгыртырга, туганнарына һәм якыннарына җилкә куярга әзер икәнебезне белү мөһим. Әлбәттә, без Донбасс кешеләренә булышуны дәвам итәрбез.

Башкортстан Башлыгы шулай ук «Бердәм Русия»нең якындагы елларга төбәк бүлекчәсе эше бурычларын билгеләде. Шуның белән төбәк җитәкчесе 2023-2024 еллар сайлау циклына старт бирде.

Төбәк җитәкчесе партия вәкилләрен Русия Герое Максим Серафимов хөрмәтенә стелла ачу тантанасында катнашырга чакырды. Чара 16 сентябрьдә Чишмә районында «Патриот» паркы территориясендә узачак. Башкортстан Башлыгы Указы белән паркка шулай ук Максим Серафимов исеме бирелә.

Радий Хәбиров шулай ук республикада махсус хәрби операция геройларына һәйкәл булдыру инициативасы белән чыкты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: