- Русия белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләр алдагы елларда тупланган барлык векторлар буенча үсә, - дигән Владимир Путин "РИА Новости" басмасына.
Президент сүзләренә караганда, узган елда Русия Федерациясе һәм Иранның товар әйләнеше - 81 процентка, агымдагы елның беренче биш аенда тагын 30 процентка арткан.
- Без ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенә җитди карыйбыз: безнең мөнәсәбәтләр ординар түгел, алар стратегик. Хезмәттәшлек сәяси, сәүдә-икътисади, шулай ук космик һәм һава өлкәләрендә алга таба да үсә ала, – диде Ибраһим Рәиси.
Фото: РИА Новости сайтыннан.