+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 сентябрь 2022, 11:15

“Русия-Кытай-Монголия форматы аерым әһәмияткә ия”

Сәмәркандта Русия Президенты Владимир Путин, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Монголия Президенты Ухнагийн Хурэлсухның өч яклы очрашуы булды.

“Русия-Кытай-Монголия форматы аерым әһәмияткә ия”
“Русия-Кытай-Монголия форматы аерым әһәмияткә ия”
Владимир Путин очрашуда белдергәнчә, Русия барлык илләр белән мөнәсәбәтләрне ныгыту белән кызыксына.

"Русия һәр дәүләт белән мөнәсәбәтләрне һәрьяклап ныгыту белән кызыксына, һәм шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу мөнәсәбәтләр динамик, нәтиҗәле һәм үзара файдалы нигездә үсә", - диде Владимир Путин.

Ул билгеләп үткәнчә, Русия-Кытай-Монголия форматы, әлбәттә, аерым әһәмияткә ия, ике яклы хезмәттәшлекне нәтиҗәле тулыландыра һәм өч ил өчен дә өстәлгән кыйммәтне тәэмин итә.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: