Бу хакта дәүләт башлыгы «Комсомольская правда»ның туры трансляциясендә белдерде, язма YouTube сайтында бар.
“Киев хакимияте контрһөҗүм операциясен башлап җибәрүен игълан итте. Әйдә карыйк, ул ничек булыр, нәрсә белән бетәр”, —диде Владимир Путин.
Русия Президенты ассызыклаганча, Мәскәү Украина кораллы көчләренең һөҗүмнәренә сабыр җавап бирә, әмма Киев мондый алымнарның мөмкин булмавын аңламаган очракта, Русия җитди чаралар күрәчәк. Әгәр дә алга таба хәл шундый ук үсеш алса, җавап тагын да җитдирәк булачак.
Президент сүзләренчә, Донбассны азат итү эше, Украина кораллы көчләренең (ВСУ) контрһөҗүменә карамастан, өзлексез дәвам итә. Путин һөҗүм итү операцияләренең "зур булмаган темп белән баруын" өстәде, Русия армиясе яңа территорияләрне били.
Фото: Сергей Бобылев / ТАСС