- Миңа чираттагы тапкыр Башкортстанда булуым, сезнең һәм безнең мөселман кардәшләребез белән очрашуым бик күңелле. Һәр яңа сәфәр белән без республиканың чәчәк атуын күрәбез. Бу эштә сезнең шәхси катнашуыгыз сизелә, - диде Абдулрахман бин Мөхәммәд Әл-Хәлифә. - Бәһрәйн короле, шәех Хамад бән Иса Әл-Хәлифә сезнең илне бик хөрмәт итә һәм Русия Президенты Владимир Путин белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра. Бәһрәйн Русия төбәкләре белән икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү өчен ачык.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, республикада конфессияара татулыкны ныгытуга һәм традицион ислам үсешенә зур игътибар бирелә.
- Соңгы 30 ел бөтен Русия мөселманнарының рухи яңарышы вакытына әверелде. Башкортстанда 1,5 меңгә якын мөселман мәхәлләсе эшли. Шул ук күләмдә студентлар ислам уку йортларында укый. Башкортстан дин әһелләре Русия теология мәктәбе үсешенә сизелерлек өлеш кертте, - диде Радий Хәбиров. - Белгәнегезчә, Башкортстан гарәп дөньясы белән Якын Көнчыгышта Башкортстанда туып үскән, Совет Русиясенең беренче Тулы вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимов истәлеген дә бәйли. Быел без аның хөрмәтенә мемориаль музей булдыру өстендә эш башлыйбыз.
Фото: Башкортстан Башлыгы