+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 сентябрь 2022, 20:10

Хәрби хәрәкәтләр зонасында референдум үткәрү - бик җитди чара

“Башкортстан журналисты, "Октябрь нефтьчесе" гәзитенең баш мөхәррире Анна Москалец инде ике ай Запорожьеда. Безнең коллега төбәктә референдумның нинди катлаулы шартларда узуын сөйләде”, дип яза "Республика Башкортостан" гәзите.

Хәрби хәрәкәтләр зонасында референдум үткәрү - бик җитди чара
Хәрби хәрәкәтләр зонасында референдум үткәрү - бик җитди чара

- Мин монда эшләү дәверендә - ә бу ике ай эчендә, кешеләрнең абсолют күпчелеге Русиягә керү өчен тавыш бирергә әзер булуын аңладым. Хәзер референдумның өченче көне бара, һәм янаулар, диверсияләр һәм террорчылык актларының Украина ягыннан омтылышлары шактый көчәйде. Ләкин шуны билгеләп үтәсем килә: Запорожск өлкәсе территориясендәге барлык көч органнары тарафыннан иҗтимагый куркынычсызлык бик яхшы тәэмин ителгән.

Асылда, хәрби хәрәкәтләр зонасында референдум үткәрү - бик җитди чара. Минем өчен бу - яңа тәҗрибә, чөнки элек мондый сайлауларда, референдумнарда эшләргә туры килмәде. Биредә сугышчан хәрәкәтләр якынрак сизелә. Ләкин барыбер кешеләр тавыш бирә, сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә йөри. Әйе, аларның адресына бик күп янаулар килә, алар турында мәгълүматны тупларга, шәхси мәгълүматларны бастырырга тырышалар. Шуңа күрә бүген УИК әгъзалары югары батырлык күрсәтәләр. Алар үз гражданнарына тарихи сайлау ясарга мөмкинлек бирә.

Өстәвенә, сайлау комиссияләренең күп әгъзалары билгеләп үткәнчә, алар моны һәлак булганнар истәлегенә эшли. Кешеләр тавыш бирә һәм үз фикерен белдерә алсын өчен.

Запорожье өлкәсенең вакытлы башкаласы булган Мелитополь бүген Шәһәр көнен билгеләп үтә. Әлбәттә, шәһәрдә бернинди бәйрәм чаралары да юк. Ә сайлау комиссиясенә килгәндә, аның эше бик югары оештырылган. Тавыш бирүчеләр исемлеген төзү җиңел булмаган, чөнки моннан киткән оешмалар барлык мәгълүматлар базасын юк иткән. УИК хезмәткәрләре бик зур хезмәт башкарды, аларга волонтерлар, урындагы халык ярдәм итте. Нәтиҗәдә, исемлекләр һәм участоклар формалаштырылган, УИК әгъзаларының иминлеге тәэмин ителгән.

Тавыш бирү барышын федераль журналистлар да, чит ил журналистлары да күзәтә. Аларның составы яңартыла: кемдер килә, кемдер китә. Шулай ук тавыш бирүнең барышын чит ил күзәтүчеләре дә күзәтә. Алар Италия, Германия, Чехия, Уругвай, Венесуэладан. Төрле иҗтимагый оешмалардан, партияләрдән күзәтүчеләр бар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Запорожье өлкәсендә референдумның ике көнендә килү, чит илдә тавыш бирүне исәпкә алып, 35,54 процент тәшкил иткән, шул ук вакытта Мелитопольдә - 35,35 процент, Мелитополь районында - 35,72 процент, - дип яза махсус хәбәрче.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: