+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 сентябрь 2022, 16:23

“Без сезгә ышаныч белән карыйбыз!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак шәһәре һәм районыннан мобилизацияләнгәннәрне озату уңаеннан оештырылган митингта катнашты. Алар махсус әзерлек үтү урыннарына озатылды.

“Без сезгә ышаныч белән карыйбыз!”
“Без сезгә ышаныч белән карыйбыз!”

Төбәк җитәкчесе сугышчыларга куелган бурычларны уңышлы үтәүләрен һәм туганнары, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

– Хөрмәтле якташлар! Бүген без монда җыелдык, күңелебездә ике сүз – хөрмәт һәм рәхмәт. Чын ирләр буларак сезгә - хөрмәт. Хәзер катлаулы чор, ләкин ул чын ир-егетләрне тәрбияли. Һәм безне, илне, Донбасс кешеләрен якларга баруыгыз өчен рәхмәт! Без сезгә ышаныч белән карыйбыз. Хәрби бурычыгызны лаеклы үтәрсез дип уйлыйм. Исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез. Сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен республика тырышлык салачак. Без аларга булышачакбыз, сезгә вәгъдә бирәм.

Хәрби хезмәткәрләр алдында сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм дин әһелләре чыгыш ясады. Аларга Стәрлетамак шәһәре һәм районы буенча православие чиркәве рухание Павел Миронов һәм Стәрлетамак мөселманннары дини оешмасының имам-хатыйбы Ришат хәзрәт фатыйхаларын бирде.

Стәрлетамакта республика Башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук, хәрби хезмәткәр, өлкән сержант Юрий Чумаков гаиләсенең хәлен белде. Юрий Чумаков агымдагы елның апрелендә “Барс” отряды составында махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак була. Башкортстан Башлыгы Указы белән ул үлгәннән соң Шәйморатов орденына лаек булды.

Радий Хәбиров бүләкне геройның гаиләсенә тапшырды, Юрий Чумаковның әнисе Татьяна Васильевна белән аралашты.
– Сезнең улыгыз турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Ул лаеклы көрәште, кыюлык һәм батырлык күрсәтте, – диде Радий Хәбиров. – Һичшиксез, сезгә ярдәм итәчәкбез, барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: