+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 сентябрь 2022, 10:50

Владимир Путин Иминлек Советының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрде

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Иминлек Советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә уздырды.

Владимир Путин Иминлек Советының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрде
Владимир Путин Иминлек Советының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрде

Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, шулай ук Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм мәгариф министры Сергей Кравцов катнаштылар.

Киңәшмәдә югары мәктәп системасында, мәгариф системасында әхлакый, патриотик тәрбия эшен оештыру белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: