+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 сентябрь 2022, 19:25

Депутатлар нинди фикердә?

Башкортстанның Дәүләт җыелышы депутатлары Русиядә өлешчә мобилизация игълан итү турындагы карарны хуплый. Республика парламентарийлары фикеренчә, ул бүген ил җитәкчелеге куйган Ватанны саклау бурычын үтәү өчен бик кирәк. Парламентарийлар «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына хәзерге вакытта өлешчә мобилизациянең ни дәрәҗәдә мөһим булуы һәм аның республика өчен нәрсә аңлатуы турында сөйләгән.  

Депутатлар нинди фикердә?
Депутатлар нинди фикердә?

Дәүләт җыелышы депутаты, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнур Колсарина Ватаныбызның берәү генә булуын һәм аны, һичшиксез, якларга кирәклеген билгели.

"Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте барлык иҗтимагый оешмаларга ирен егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә кушылды. Районнарда һәм шәһәрләрдә филиалларыбыз җылы әйберләр хәзерли, йон оекбашлар бәйли, аларны сугышчыларга тапшыра.

Без шулай ук «Бердәм Русия»нең Башкортстан бүлеге каршында оештырылган Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы составына кердек. Районнарда һәм шәһәрләрдә үзләренең хәрби бурычларын үтәүче балаларыбыз гаиләләренә ярдәм итәчәкбез, социаль-психологик ярдәм күрсәтәчәкбез, хокукый консультацияләр бирәчәкбез. Без ил җитәкчелеге карарын тулысынча хуплыйбыз", - ди Гөлнур Колсарина.

«Мин өлешчә мобилизацияне хуплыйм. Махсус хәрби операциядә катнашучы Русия көчләренә ярдәм кирәк. Көнбатыш Украинага күбрәк корал китерә, ә операцияне төгәлләргә кирәк. Һәм өлешчә мобилизация — бу мәсьәләнең вакытында чишелеше. Аннары без үзебезнекеләрне ташламыйбыз, бәладә калдырмыйбыз һәм Русия Президенты Владимир Путин карарын Дәүләт җыелышы депутатлары хуплый», – дип билгели Башкортстан Дәүләт җыелышының Сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшкуарлык һәм туризм комитеты рәисе Хәлил Рәхимов.

Бу хакта тулырак: www.bashinform.ru/news/politics/2022-09-27/deputaty-gossobraniya-bashkirii-vyskazalis-o-chastichnoy-mobilizatsii-2968252

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: