+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 сентябрь 2022, 12:15

Владимир Путин: “Европа безгә хөрмәт белән карарга тиеш”

Владимир Путин Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән сөйләшүләр үткәрде. Очрашу Сочида узды.  

Владимир Путин: “Европа безгә хөрмәт белән карарга тиеш”
Владимир Путин: “Европа безгә хөрмәт белән карарга тиеш”

Русия һәм Белоруссия лидерлары төбәктәге хәл, Көнбатыш басымы, Мәскәү һәм Минскиның икътисади хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук эре уртак проектлар һәм Союздаш дәүләт кысаларында хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
Моннан тыш, Владимир Путин һәм Александр Лукашенко сентябрь уртасында ШОС саммитында күтәргән мәсьәләләр буенча фикер алышуны дәвам иттеләр.

"Төбәктәге хәлгә кагылышлы мәсьәләләр бик күп. Әмма икътисади характердагы мәсьәләләр дә мөһим, шул исәптән без элек сөйләшкән юнәлешләр буенча да. Биредә Союздаш дәүләт төзелеше кысаларында эшләү дә, химия, азык-төлек, ашламалар өлкәсендәге планнарыбыз белән бәйле мәсьәләләр дә бар. Кызганычка каршы, әлегә кадәр Беларусь ашламаларын дөнья базарларына чыгару тыела. Бик сәер, чөнки дөнья базарлары, аеруча үсештә булган илләрдә, бу продуктка бик мохтаҗ» — диде Владимир Путин.

“Хәрби һәм гражданлык самолетлары үзебезнең дә әйбәт килеп чыга. Хәрбиләрендә болай да очабыз. Үз автомобильләребездә дә хәрәкәт итәчәкбез. Курку юк. Ә Европа, әйдә, үзенчә уйласын. Җаваплы карарлар кабул итәргә кирәк», — диде Александр Лукашенко.

Владимир Путин Европаның Русиягә һәм Белоруссиягә хөрмәт белән карарга тиешлеген ассызыклады.

Фото: rbc.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: