"Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Шамил улы Бадранов махсус хәрби операциядә катнашу өчен үз теләге белән гариза язды. Мин аның бу карарын хупладым.
Азат белән без эш буенча хезмәттәшләр генә түгел, ә рух буенча да якын кешеләр икәнебезне беркайчан да яшермәдем. Аның эше белән горурланам. Чын ирләр шулай эшләргә тиеш, дип саныйм.
Сүз уңаенда, бу көннәрдә башка чиновниклар да мобилизацияләнде, яки үз теләге махсус хәрби операциядә катнашырга карар кабул итте", - дип язган ул.