Русия составына яңа дүрт төбәкнең керүе - БМО уставында теркәлгән аларның тигез хокуклылыгына һәм үзбилгеләнешенә хокукы, дип белдерде Президент Владимир Путин үзенең чыгышында.
Президент Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре иминлеген тәэмин итәргә, алар “хәзер безнең Ватаныбызның барлык республикалары һәм өлкәләренең ярдәмен тоячак” дигән сүзләр белән төбәкләр инфраструктурасын торгызырга вәгъдә итте.
Документларга Русия Президенты Владимир Путин, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин, Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник, Запорожье өлкәсе башлыгы Евгений Балицкий, Херсон өлкәсе башлыгы Владимир Сальдо кул куйдылар.
Хәзер Русия Федерациясендә дүрт яңа субъект барлыкка килде.
Фото: bashinform.ru