-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 сентябрь 2022, 22:00

Тарихи дөреслек тергезелде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә Русия Федерациясе составына Донецк, Луганск халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кабул итү турындагы шартнамәләрне имзалау тантанасында катнашты.

Тарихи дөреслек тергезелде
Тарихи дөреслек тергезелде

Русия Президенты Владимир Путин субъектлар җитәкчеләре Денис Пушилин, Леонид Пасечник, Евгений Балицкий һәм Владимир Сальдо белән тиешле килешүләргә кул куйды.

- Кешеләр үзләренең сайлауларын ясады. Федераль җыелыш Русиядә дүрт яңа төбәк, Русия Федерациясе субъекты оешуын хуплар дип ышанам, чөнки бу - миллионлаган кешенең ихтыяры. Бу - аларның аерылгысыз хокукы, БМО Уставының 1 статьясында, халыкларның үзбилгеләнеш хокукына беркетелгән, – дип ассызыклады Владимир Путин.

Русия составына керү турындагы референдумнар 23-27 сентябрьдә ЛДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә узды. Барлык территорияләрдә дә халыкның күпчелеге Русия составына керүне хуплады.

***
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә кабул ителгән карарларның тарихи әһәмиятен билгеләп үтте һәм Донбасс белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Хәбәрче: Сез референдум нәтиҗәләрен һәм бүгенге вакыйганы ничек бәялисез?

Радий Хәбиров: Күп кенә халык өчен бу бик мөһим шәхси, эмоциональ карар. Мин 2014 елдан бирле Русия составында булу өчен көрәшкән кешеләрне беләм. Бүген мин аларның күбесен залда күрдем.

Чынлыкта илебез тарихында һәм бу дүрт территориядә яшәгән кешеләрдә иң чагу вакыйгаларның берсе булды, дип саныйм. Бүген алар бөек держава составына керде. Иң мөһиме, алар моның өчен көрәште. Тарихи гаделлек җиңде.

Хәбәрче: Донбасс белән Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләр ничек үсә? Бу хезмәттәшлекнең перспективалары нинди?

Радий Хәбиров: Бу мөнәсәбәтләргә бер ел гына түгел. Кырым вакыйгаларына кадәр үк без үзара хезмәттәшлек иттек - мәктәпләр, предприятиеләр белән эшләдек. 2014 ел яңа үсеш этапларын билгеләде. Иң мөһиме: 2014 елдан башлап республикабыз Донбасска ярдәм итә. Без Луганск Халык Республикасына аерым игътибар бирәбез. Мәктәпләргә, бакчаларга, дәваханәләргә булышабыз. Хәлиткеч минутларда анда табиблар җибәрдек. Ә хәзер Мариупольдә һәм Красный Лучта безнең төзүчеләрнең зур төркеме эшли. Күпсанлы атышлар вакытында зыян күргән объектларны тергезәбез. Красный Лучта 1 сентябрьгә шефлыкка алынган мәктәпне тапшырдык. Сүз уңаенда, ул якташыбыз, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемен йөртә. Ул Ворошиловградны, хәзерге Луганскны азат итүдә батырларча һәлак булган.

Әлбәттә, без киләчәктә дә Донбасс белән хезмәттәшлекне үстерәчәкбез һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштырачакбыз.

Хәбәрче: Башкортстан өлешчә мобилизация оештырды. Республика бу эшне ничек башкара? Сез булачак сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ничек ярдәм итәсез?

Радий Хәбиров: Безнең егетләр тыныч, лаеклы рәвештә бу карарны кабул итте һәм махсус хәрби операциягә киттеләр. Бик күп волонтерларны билгеләп үтәсем килә. Без бу бурычны үтәдек дип уйлыйм.

Без ничек булышабыз? Әйтик, мин иртәгә сугышчан "слаживание" территорияләренең берсенә очам, анда Башкортстан егетләре белән очрашачакмын. Аларга кирәк булган әйберләрне алып бару оештырыла. Көнкүреш мәсьәләләре буенча ярдәм итәчәкбез.

Икенче яктан, без хәрбиләрнең гаиләләрернә ярдәм оештырдык. Моның өчен сәяси партияләр штабы булдырылды. Безнең Хөкүмәт хезмәткә алынучыларның ата-аналары, хатыннары һәм балалары онытылмасын өчен эшчәнлек оештырды. Эш белән ярдәм итәчәкбез.

Халык инде төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Моның өчен ситуацион үзәк ачтык, аны «Шәйморатов» дип атадык. Кешеләр телефонны белә: 8-800-201-89-03. Шалтыратулар саны арта.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: