– Хөрмәтле Русия гражданнары, Донецк һәм Луганск халык республикалары гражданнары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр, Дәүләт думасы депутатлары, Русия сенаторлары! Сез беләсез, Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә референдумнар узды. Аларга йомгак ясалды. Нәтиҗәләр билгеле. Кешеләр үз сайлавын ясады, – диде Владимир Путин. – Бүген без Русия составына Донецк Халык Республикасын, Луганск Халык Республикасын, Запорожье өлкәсен һәм Херсон өлкәсен кабул итү турындагы килешүләргә кул куябыз. Ышанам ки, Федераль җыелыш Русиядә дүрт яңа төбәк, Русия Федерациясе субъектлары оешуын хуплар, чөнки бу – миллионлаган кешенең ихтыяры.
Русия составына яңа дүрт төбәкнең керүе – БМО уставында теркәлгән аларның тигез хокуклылыгына һәм үзбилгеләнешенә хокукы, дип белдерде Владимир Путин.
Президент Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре иминлеген тәэмин итәргә, төбәкләр инфраструктурасын тергезергә вәгъдә итте.
– Донбасста яшәүчеләр озак сигез ел дәвамында геноцидка һәм утка тотуга дучар ителде. Ә Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә халыкка бөтен урысларга карата нәфрәт уятырга омтылдылар. Ләкин алар сынмады. Көнбатышта Киев хакимиятенең чын хуҗаларының мине ишетүләрен телим: Донецк һәм Луганск республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре кешеләре – безнең гражданнар. Мәңгегә! – диде Владимир Путин. – Без Киев режимын кичекмәстән бу территорияләрне утка тотуны туктатырга һәм сөйләшүләр өстәле артына утырырга чакырабыз. Күп тапкырлар әйткәнчә, без моңа әзер. Без Донецк, Луганск республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре халыклары сайлавын гамәлдән чыгармыйбыз. Русия аларны сатмаячак.
Документларга Русия Президенты Владимир Путин, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин, Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник, Запорожье өлкәсе башлыгы Евгений Балицкий, Херсон өлкәсе башлыгы Владимир Сальдо кул куйдылар.
Исегезгә төшерәбез: Русия составына керү турындагы референдумнар 23-27 сентябрьдә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә узды. Барлык территорияләрдә дә халыкның күпчелеге Русия составына керүне хуплады. Хәзер Русия Федерациясендә дүрт яңа субъект барлыкка килде.
Тантанада катнашкан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә кабул ителгән карарларның тарихи әһәмиятен билгеләп үтте һәм Донбасс белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
“Сез референдум нәтиҗәләрен һәм бүгенге вакыйганы ничек бәялисез?” – дип сорадылар республика җитәкчесеннән.
“Күпләр өчен бу бик мөһим шәхси, эмоциональ карар. Мин 2014 елдан бирле Русия составында булу өчен көрәшкән кешеләрне беләм. Бүген мин аларның күбесен залда күрдем, – диде Радий Хәбиров. – Чынлыкта, илебез тарихында һәм бу дүрт территориядә яшәүче кешеләр өчен бу иң чагу вакыйгаларның берсе булды, дип саныйм. Бүген алар бөек держава составына керде. Иң мөһиме – алар моның өчен көрәште. Тарихи гаделлек җиңде.
Донбасс белән Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләргә бер ел гына түгел. Кырым вакыйгаларына кадәр үк без үзара хезмәттәшлек иттек – мәктәпләр, предприятиеләр белән эшләдек. 2014 ел яңа үсеш этапларын билгеләде. 2014 елдан республикабыз Донбасска ярдәм итә. Без Луганск Халык Республикасына аерым игътибар бирәбез. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына, дәваханәләргә булышабыз. Хәлиткеч минутларда анда табиблар җибәрдек. Красный Лучта 1 сентябрьгә шефлыкка алынган мәктәпне файдалануга тапшырдык. Сүз уңаенда, ул якташыбыз, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемен йөртә.
Әлбәттә, без киләчәктә дә Донбасс белән хезмәттәшлекне үстерәчәкбез һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштырачакбыз”.
Конституцион суд Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен Русия составына кабул итү турындагы документлар пакетын хуплады. Карарлар инстанция сайтында 2 октябрьдә басылган. "Известия" мәгълүматлары буенча, документлар ил Президенты Владимир Путинга карауга җибәрелә.
Русия Конституцион суды карарыннан күренүенчә, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре парламентларын сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 2023 елның сентябрендә узачак. Херсон һәм Запорожье өлкәләре башлыклары – “губернаторлар” дип аталачак, ә Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы җитәкчеләре – “республика Башлыгы” дип аталачак. Владимир Путин дүрт яңа төбәк башлыгын Русия составына кабул ителгән көннән ун көн эчендә билгеләп куячак. Шулай ук Русия яңа субъектлар территориясендә яшәүче барлык халыкларга туган телләрен саклау һәм өйрәнү хокукын гарантияли.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Уфаның Салават Юлаев исемендәге мәйданында, “Торатау” Конгресс-холлы янында “Туган йортыбызга рәхим итегез!” дигән патриотик митинг-концерт булды. Ул Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә узган референдум нәтиҗәләренә багышланды.
Чарага төрле яшьтәге 20 меңнән артык кеше килде. Аларның һәркайсы нацизмны юкка чыгаруны, халыкларның тату яшәвен якларга килгән.
– Русиябез тагы да зурайды, без тугандаш халыкларыбызны үзебезнең гаиләгә кабул итәбез. Безнең тамырларыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез бер. Киләчәгебез дә якты булсын. Бердәм булыйк! Туган йортыгызга рәхим итегез! – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина, митинг-концертта чыгыш ясап.
Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет рәисе Зөлфия Гайсина референдум нәтиҗәләренә карата үз фикерләрен белдерде.
– Бүген Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең территорияләре бөек илебезнең бер өлеше булачак, – ди Зөлфия Гайсина. – Тавыш бирүгә 90 проценттан артык кеше килгән, референдумда “әйе” дип тавыш бирүчеләр саннары да 90 һәм аннан да күбрәк процент тәшкил иткән. Мондый күрсәткеч Донбасс, Херсон һәм Запорожьеда яшәүчеләрнең Русиянең бер өлеше булырга җитди ниятләве турында сөйли.
Бу көнне илнең һәр төбәгендә дүрт төбәкнең Русия составына керүен хуплап митинг-концертлар узды.
Гөлия МӨГАЛЛИМОВА.