“Бүген Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин туган көнен билгеләп үтә.
Мин Президентка һәрвакыт безнең республикага күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтле. Владимир Владимирович тарихи гаделлекне тергезергә ярдәм итте һәм үзенең указы белән генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка "Русия Герое" исемен бирде. Республикада дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия фәнни-белем бирү үзәге, студентлар кампусы төзелешенә, карбон полигоны булдыруга заявкаларыбызны хуплады.
Владимир Владимирович Башкортстанга һәрвакыт җылы һәм хөрмәт белән карый. Безнең төбәкнең күпмилләтле булуын һәм бөтен тарих дәвамында Ватаныбыз чикләрен саклаган сугышчыларның батырлыгын күп тапкырлар ассызыклады. Хәзер дә шулай.
Бүген бөтен ил безнең лидер тирәсендә берләште. Чөнки беләләр: аның артында - дөреслек. Аның артында - безнең киләчәгебез”, - дип яза Радий Хәбиров.
Фото: vk.com/radiyhabirov