+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 октябрь 2022, 13:25

"Бердәм Русия" ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә төбәк бүлекләрен булдырды

Шулай ук партия Русиянең яңа субъектларында сайлаучылар белән эшләү өчен Дәүләт думасы депутатлары кандидатураларын билгеләде. "Бердәм Русия" Донецк Халык Республикасында, Луганск Халык Республикасында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә төбәк бүлекләрен булдырды. Карар партиянең Генераль советы утырышында 6 октябрьдә кабул ителде.

"Бердәм Русия" ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә төбәк бүлекләрен булдырды"Бердәм Русия" ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә төбәк бүлекләрен булдырды
"Бердәм Русия" ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә төбәк бүлекләрен булдырды

"Бердәм Русия"нең рәисе Дмитрий Медведев ассызыклаганча, яңа субъектларда бөтен инфраструктура тулысынча эшләп китәргә тиеш һәм шул исәптән партиянеке дә.

«Командаларга, кешеләргә, без сайлаган иптәшләребезгә бөтен эшнең уңышы, партия проектларын һәм халык программасын гамәлгә ашыру күп яктан бәйле булачак. Шактый дәрәҗәдә интеграция уңышы да. Һәм, әлбәттә, "Бердәм Русия" гуманитар миссиясенең дәвамы һәм яңа территорияләрдә яшәүче кешеләр белән элемтәнең сыйфаты", - диде Дмитрий Медведев.

Партия Генсоветы секретаре Андрей Турчак тәкъдиме буенча “Бердәм Русия” төбәк бүлекләре секретарьлары вазыйфасына түбәндәгеләр билгеләнгән: ДХР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин (Донецк төбәк бүлекчәсе), ЛХР Халык Советы рәисе Денис Мирошниченко (Луганск төбәк бүлекчәсе), Мелитополь хакимияте башлыгы Галина Данильченко (Запорожье төбәк бүлеге), Дәүләт думасында "Бердәм Русия" фракциясе җитәкчесе урынбасары, төбәктә партиянең гуманитар миссиясе координаторы Игорь Кастюкевич (Херсон төбәк бүлеге).

Денис Пушилин билгеләп үткәнчә, 8,5 ел эчендә "Бердәм Русия" ДХР территориясендә күпне эшләргә ярдәм итте һәм партиягә меңләгән кеше ярдәм итә.

ЛХРда партия тарафдарлары "Мир Луганщине" иҗтимагый хәрәкәтенең 100 меңнән артык активисты булды инде, дип хәбәр итте Денис Мирошниченко. Ул, республика территориясендә "Бердәм Русия" төбәк бүлеген булдыру төбәкнең бөтен сәяси структурасы өчен локомотив булачак, дип ышана.

"Безнең тугандаш Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре хәзер Русия составында. Һәм хәзер "Бердәм Русия" партиясенең өстенлекле бурычларының берсе - җимерелгән территорияләрдә яшәүчеләргә гадәти тормышка кайтырга ярдәм итү. Нәкъ менә яңа субъектларда партиянең төбәк бүлекләрен булдыру шул исәптән әлеге бурычны хәл итүгә ярдәм итәчәк. «Бердәм Русия»нең инфраструктура һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән партия проектларын һәм халык программасын гамәлгә ашыруда бай гамәли тәҗрибәсе бар. Әмма, һичшиксез, бу эштә иң мөһиме - кешеләр. Хәзер үк күрәбез, бу территорияләрдә яшәүчеләрнең күбесе партия сафларына керергә, фикердәшләрнең зур командасының бер өлеше булырга әзер. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк без Луганск Республикасына һәм Красный Луч шәһәренә кирәкле ярдәм күрсәттек. Ышанам ки, кирәк була калса, "Бердәм Русия" Башкортстан төбәк бүлегенең гуманитар миссиясе киңәйтеләчәк, без яңа гына барлыкка килгән хезмәттәшләребезгә партия эшендәге тәҗрибәбезне тапшырачакбыз", - дип шәрехләде әлеге карарны партиянең төбәк бүлекчәсе секретареның беренче урынбасары, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Фото: bashkortostan.er.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас