Владимир Путин Башкортстанда да күп тапкырлар булды. Президентның республикага кайбер эш сәфәрләрен һәм төбәк тормышына бәйле мөһим хәл-вакыйгаларны тагын бер тапкыр искә төшерик.
2001 елның июнендә Русия Президенты сыйфатында Башкортстанга эш сәфәре барышында ул халык арасында популярлашып киткән һәм аның безнең төбәккә аерым мөнәсәбәтен аңлатучы түбәндәге юлларны әйтте: “...Башкортстанда, су тамчысындагы кебек, барлык мәдәни, дини, телләр төрлелеге, халыклар дуслыгы белән безнең бөтен Русия чагыла”. Бу сүзләр белән Президент Башкортстанның Русиянең кечерәк моделе булуын ассызыклады.
2013 елның 22 октябрендә Русия Президенты Владимир Путин Уфада милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышын уздырды һәм Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллыгы уңаеннан юбилей тантаналарында катнашты.
— 225 ел элек Русия императрицасы Екатерина II указы нигезендә Уфада Диния нәзарәте оештырыла. Шул рәвешле Русиядә Ислам дәүләт дәрәҗәсендә рәсми рәвештә таныла, — диде Владимир Путин М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үткән Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллык юбилей тантанасында. — Төрле милләт кешеләренең гомум тырышлыгы белән зур, бөек дәүләт барлыкка килде. Шул ук вакытта һәр халык, һәр этносның үзенчәлеге саклана. Бер-береңне тирән аңлау, мәдәниятләр бәйләнеше, традицион дини конфессияләрнең ихтирамга корылган диалогы нәтиҗәсендә илнең рухи бердәмлегенә ирешелде. Ислам — Русия мәдәни кодының ачык мисалы, ил тарихының аерылгысыз өлеше.
Дәүләт башлыгы Ватан данын күтәрүгә зур өлеш керткән мөселман дәүләт эшлеклеләрен, галимнәрне, эшкуарларны, мәдәният һәм сәнгать әһелләрен, хәрбиләрне билгеләп үтте. Бөек Җиңүне якынайтуда мөселманнарның ролен югары бәяләде.
— Бу — безнең гомум тарихыбыз, сугыш кырында да, тыныч тормышта да бергә булган әтиләребез һәм бабаларыбыз турындагы хәтерне күз карасыдай сакларга тиешбез. Алар үз иптәшләрен милләтенә һәм диненә карап аермаган. Бер-берсенә ихтирамлы булган, кайгыда да, шатлыкта да ярдәм иткән, – диде Владимир Путин. — Җәмгыятьтәге татулык һәм тотрыклылык — Ватаныбыз үсешенең нигезе.
2015 елның июлендә Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) әгъзалары булган дәүләт башлыклары Советы утырышы һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуы үтте.
Чара программасында БРИКС, ШОС һәм Евразия икътисади берлегенә керүче дәүләтләр башлыклары катнашлыгында утырыш, БРИКС Эшлекле советы вәкилләре белән очрашу үтте. Русия Президенты Владимир Путин БРИКС илләре профсоюз берләшмәсе лидерлары белән очрашты.
Уфада узган халыкара форум кысаларында Русия Президенты Владимир Путин БРИКС һәм ШОС оешмаларына керүче дәүләтләр җитәкчеләре белән ике яклы очрашулар үткәрде.
Владимир Путин сүзләренә караганда, Уфада үткән саммит ШОСны үстерүнең яңа этабын ачты. Саммитта бик күп җитди документларга, шул исәптән “2025 елга кадәр ШОСны үстерү стратегиясе”нә, “Уфа декларациясенә” кул куелды.
Шулай ук Владимир Путин безнең республикада яшәүче халыкны да билгеләп үтте. Бу сүзләр 2016 елның декабрендә журналистлар белән зур матбугат конференциясе вакытында әйтелде: “Әле борынгы заманнарда, 1812 елгы Ватан сугышы вакытында ук, Башкортстан 16 яшьтән барлык ир-егетләрне атка атландырып, коралландырды һәм Ватан сагына бастырды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында да чын батырлык үрнәге күрсәтте. Моның белән без, һичшиксез, горурланырга тиеш!”
2018 елның 24 гыйнварында Владимир Путин Башкортстанга эш сәфәре белән килде. Ил җитәкчесе оборона предприятиесе — “Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе — Уфа моторлар төзү берләшмәсе” ачык акционерлар җәмгыятендә булды, анда оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының гражданлык тәгаенләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүен диверсификацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
2021 елның 6 августында да Президент Владимир Путин эш сәфәре белән Башкортстанда булды. Аерым алганда, дәүләт җитәкчесе Владимир Путин, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Lasselsberger” компанияләр төркемен гамәлгә куючы Йозеф Ласселсбергер Әбҗәлил районында ак цемент җитештерү буенча “Цемикс” заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнаштылар.
Шул ук көнне Владимир Путин Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде. Төбәк җитәкчесе дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисади хәл турында җиткерде. Президент республика җитәкчелегенең инвестицион эшчәнлек өлкәсендәге уңышларына югары бәя бирде.
– Бүген сезнең белән бергә булуыма һәм сезне эре инвестицион проектны уңышлы гамәлгә ашыруыгыз белән котлавыма бик шатмын. Монда җитештерелүче продукция илебезнең нәтиҗәле һәм динамик рәвештә үсешүче төзелеш комплексында зур ихтыяҗ белән файдаланылачагына ышанам, – диде Владимир Путин.
Русия Президенты республика халкын күптән борчыган мәсьәләне уңай хәл итте. Билгеле булуынча, Башкортстан Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен бирүне сорап 1948 елдан ук мөрәҗәгать итте. Мәсьәлә бары тик 2020 елның 30 мартында гына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгате буенча хәл ителде. Владимир Путин бик сирәк искәрмә ясады һәм үзенең указы белән Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң “Русия Федерациясе Герое” исемен бирү турында указга кул куйды.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көнне Башкортстанда бик мөһим һәм озак көтелгән тарихи вакыйга булды. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, легендар генерал, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка бирелгән “Алтын йолдыз” медале Мәскәүдән Уфага мәңгелек саклауга кайтарылды.
Легендар генералның истәлеген мәңгеләштерү буенча байтак эшләр башкарыла. Луганск Халык Республикасында Миңнегали Шәйморатовка бюст ачылды. Һәйкәлне легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирына Штеровка авылы янында, генералның фаҗигале үлеме урыныннан ерак түгел урнаштырдылар.
Республика көнендә Уфаның Совет мәйданында генерал Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылачак. Иҗтимагый киңлекне үзгәртеп кору һәм сугыш героена монумент булдыру тәкъдиме белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыкты.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.