Сүз ике сервисның эше турында барды. Беренчесе - "Волонтер булу". Ул махсус хәрби операциядә катнашырга теләүчеләр өчен. Икенче сервис - "Дәүләт хезмәтләре" порталында өлешчә мобилизация кысаларында чакырылыш карарына шикаять бирү.
Барлык гаризалар да төбәк чакырылыш комиссияләренә килә, аларны эшкәртү статусы күзәтелә һәм контрольдә тотыла.
Дмитрий Чернышенко сүзләренә караганда, сервисларның техник мәсьәләләре җайга салынган, барлык төбәкләр дә "Дәүләт хезмәтләре" порталына тоташкан һәм гражданнардан гаризалар һәм шикаятьләр ала.
Потенциаль волонтерлардан мөрәҗәгатьләр арасында хатын-кызлар да бар. Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, хатын-кызлар өлешчә мобилизацияләү кысаларында җәлеп ителергә тиеш түгел, дип билгеләп үтте. Ләкин ярдәм итү теләге булса, волонтерлык эшчәнлегендә катнашырга, яки Русия госпитальләрендә эшләргә мөмкин. Өлешчә мобилизацияләү буенча чакырылыш критерийларына туры килмәгән, ләкин ил мәнфәгатьләрен яклауга үз өлешләрен кертергә теләүче ир-егетләр волонтерлык эшчәнлегенә, гуманитар ярдәм җыюга җәлеп ителергә мөмкин.
- Бу мәсьәләләрне ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләүне һәм альтернатив тәкъдимнәр формалаштыруны сорыйм. Игътибар итегез, бездә волонтерлардан гаризалар эшкәртү бик әкрен бара торган төбәкләр бар. Коллегаларыбыз, карау вакыты - ике көн. Губернаторларга даими рәвештә мәгълүматларны җибәрәчәкбез, - дип ассызыклады Дмитрий Чернышенко.
Вице-премьер шулай ук төбәк чакырылыш комиссияләре тарафыннан мобилизацияләгәндә хата җибәрүгә шикаятьләрне эшкәртү белән бәйле төп проблемаларны һәм үсеш нокталарын билгеләде.
- Без шикаятьләрне иң кыска вакыт эчендә эшкәртүгә омтылырга тиешбез. Һәр мөрәҗәгатьне аерым эшләргә кирәклеген ассызыклыйм. Хезмәттәшләр, без моны катгый күзәтәчәкбез. Гаризаларны карауның нәтиҗәлелеге, оперативлыгы, җавапларның сыйфаты – шушы критерийлар буенча без төбәкләрне бәяләячәкбез.