

10 октябрьдә Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Белоруссиянең Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисе Иван Крупко катнашлыгында киңәйтелгән утырыш үткәрелде. Чарада шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ике республика предприятиеләре вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә халыкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм алга таба уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышынды.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, санкцияләр басымына карамастан, төбәкләр хезмәттәшлек итә һәм үзара файдалы багланышлар нокталарын эзли, икътисади партнерлыкны ныгыта. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры сүзләренчә, Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченконың сентябрь аендагы сәфәре ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен мөһим булды.
Белоруссиянең Гомель өлкәсе башкарма комитеты рәисе Иван Крупко ассызыклаганча, Гомель өлкәсе өчен Русия Федерациясе икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә динамик һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек алып баручы төп партнер булып тора.
- Гомель өлкәсенең һәм Башкортстанның икътисади хезмәттәшлеге дә уңай динамикага ия. 8 айда товар әйләнеше 1,8 миллиард сумнан артып китте. Бу - 170 процент үсеш тәшкил итә. Шулай да, экспорт һәм импорт күләме берничә тапкыр артырга мөмкин, - дип белдерде Иван Крупко.
Ике өлкә арасында хезмәттәшлек перспективалары турындагы доклад белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов та чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Башкортстан тирәсендә инвестиция һәм экспорт проектлары өчен отышлы булган 5 "миллионлы" сәнәгать шәһәре урнашкан.
Аннары Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан яңа техника һәм җиһазлар сатып алу турындагы доклад белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады.
Фото: pravitelstvorb.ru