+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 октябрь 2022, 15:26

"Көнбатыш илләре - бөтен дөньяны болгатырга маташучылар"

Русия Президенты Владимир Путин “Валдай” халыкара дискуссион клубында чыгыш ясады.

"Көнбатыш илләре - бөтен дөньяны болгатырга маташучылар""Көнбатыш илләре - бөтен дөньяны болгатырга маташучылар"
"Көнбатыш илләре - бөтен дөньяны болгатырга маташучылар"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның төбәктә яшәүчеләр белән традицион аралашуы Русия Президенты Владимир Путинның “Валдай” халыкара дискуссион клубындагы чыгышы белән бәйле рәвештә бераз өзелеп торды. Президентның чыгышыннан соң Радий Хәбиров катнашында оештырылган “Туры элемтә” дәвам итте.

Форум барышында Владимир Путин Көнбатыш илләренең куркыныч һәм пычрак "уены" хакында сөйләде. Президент сүзләренчә, Көнбатыш илләре һәм, аерым алганда, ил башлыклары гаилә һәм тарих кыйммәтләрен санга сукмый. Әлеге эш-гамәлләре Көнбатыш илләрен хәрби-сәяси һәм икътисади-гуманитар өлкәдә системалы кризиска батыра.

Өстәвенә, Владимир Путин Көнбатышның соңгы елларда һәм бигрәк тә соңгы айларда дөньядагы хәлләр кискенләшүгә төптән уйланылмаган адымнар ясавы хакында белдерде. Болар - Украинадагы киеренкелек, Тайвань тирәсендәге провокация, дөньякүләм азык-төлек һәм энергетика базарындагы тотрыксызлык.

"Валдай" халыкара дискуссия клубы утырышы Мәскәүдә уза. Аның төп темасы: "Гегемониядән соң дөнья: гаделлек һәм барыбыз өчен дә иминлек". Путин, гадәттәгечә, "Валдай" катнашучылары белән 2004 елда оешканнан бирле очраша.

Эш дәверендә клуб әйдәп баручы дөнья белгечләренең Русия галимнәре, сәясәтчеләре һәм дәүләт хакимияте вәкилләре белән хезмәттәшлек итү мәйданчыгына әверелде. Быел "Валдай" форумы 41 илдән 111 белгеч, сәясәтче, дипломат һәм икътисадчыларны җәлеп итте.

Фото: ria.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас