

Агымдагы елда 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча шәхси милек формасындагы оешмаларның үсеше билгеләнде. Аерым алганда, төп гомуми белем бирү программаларын, шулай ук мәктәпкәчә белем бирүне гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары саны, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 18 процентка (51 берәмлеккә кадәр) арткан.
- Дәүләт комитеты уздыра торган максатлы эш кысаларында төбәктә 2022-25 елларга көндәшлек үсешенә ярдәм итү буенча "юл картасы" гамәлгә ашырыла. Ул товар базарларында 121 һәм система юнәлешләре буенча 24 чараны үз эченә ала. 9 ай нәтиҗәләре буенча "юл картасы"ның 31 товар базарында 36 төп күрсәткечкә тулы күләмдә ирешелде, - дип билгеләп үтте комитет рәисе Гөлшат Арсланова.
2022 ел башына булган фактик күрсәткечләргә карата ритуаль хезмәтләр - 9,5 процентка, җиңел сәнәгать - 0,6 процентка, медицина әйберләре һәм тиешле товарларның 1,8 процентка артуы билгеләнгән.
Фото: pravitelstvorb.ru