

- Узган атнада ил Президенты Владимир Путин Русия традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турындагы указга кул куйды. Бу - илебезнең хәвефсезлеген тәэмин итү өлкәсендә стратегик планлаштыруның төп документларының берсе. Ул төп максатларны, бурычларны билгели, рухи-әхлакый кыйммәтләрне дәүләт яклавы инструментлары исемлеген раслый. Указ нигезенә буыннар дәвамлылыгы һәм, традицион мирасны саклаучы һәм яклаучы буларак, Русия образын формалаштыру турында тезис салынды.
Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыкларына, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты белән берлектә Русия Президенты указын Башкортстанда гамәлгә ашыру турында тәкъдимнәр кертүегезне сорыйм, - диде Андрей Назаров.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте