

Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп Александр Клебанов билгеләнде.
Клебанов Александр Владимирович 1976 елның 20 августында Мәскәүдә туган. Русия Халыклар дуслыгы университетын тәмамлый, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә яңадан әзерлек уза.
Хезмәт эшчәнлеген 1990 елда 1нче номерлы Мосстроймеханизация идарәсенең 2нче номерлы механизация идарәсендә слесарь буларак башлый.
1992-2017 елларда - коммерция оешмаларында җитәкче вазыйфалар били.
2018-21 елларда - Пермь крае Транспорт министрлыгының транспорт хезмәте күрсәтү идарәсе башлыгы.
2021-22 елларда - Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.
Фото: glavarb.ru