+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 декабрь 2022, 05:40

Владимир Путин гаскәрләр штабында киңәшмә үткәрде

Русия Президенты Владимир Путин Украинадагы махсус операциягә җәлеп ителгән гаскәрләрнең штабындагы киңәшмәдә махсус операция кысаларында якын һәм уртача вакытлы гамәлләр буенча тәкъдимнәрне тыңларга әзер булуын белдерде, дип хәбәр итә “РИА-Новости”.

Владимир Путин гаскәрләр штабында киңәшмә үткәрдеВладимир Путин гаскәрләр штабында киңәшмә үткәрде
Владимир Путин гаскәрләр штабында киңәшмә үткәрде
"Иптәш офицерлар, бүген һәр операция юнәлешендә командующийларны тыңларбыз, һәм сезнең якын һәм уртача вакытлы гамәлләребез турындагы тәкъдимнәрегезне тыңларга теләр идек", - диде дәүләт башлыгы.

Элегрәк Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Владимир Путин махсус операциягә җәлеп ителгән гаскәрләрнең берләшкән штабының эше белән танышты. Дәүләт башлыгы җомга көнне штабта эшләде, махсус операция барышы турында доклад тыңлады, шулай ук киңәшмә һәм командующий белән аерым очрашулар уздырды.

Фото: ria.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас