+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 декабрь 2022, 07:15

Радий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнашты

22 декабрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәзерге шартларда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган Дәүләт Советы утырышында катнашты. Аны Русия Президенты Владимир Путин алып барды.

Радий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнаштыРадий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнашты
Радий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнашты

Үз чыгышында дәүләт башлыгы Русия властеның бурычы - буыннарның тирән дәвамчанлыгын тәэмин итү булуын белдерде.

- Бүгенге көндә яшьләр проектларының эчтәлеген тулыландыру аерым әһәмияткә ия. Геополитик характердагы күренекле вакыйгаларга бәйле рәвештә, яшьләр мәгълүмати һөҗүмнәргә эләгә һәм шактый көчсез хәлдә кала. Бу мәгълүмати көрәш һәрвакыт булды, әмма хәзер аеруча кискен характерга ия, - дип ассызыклады Владимир Путин. - Безнең бурыч - Русиянең яшь кешеләренә дөрес белем рәвешендә ныклы таяныч бирү һәм шул исәптән уку процессларына ил дәүләтчелеге тарихына һәм нигезләренә багышланган аерым академия курсын эшләү һәм гамәлгә кертү.

Русия Президенты шулай ук мәгърифәтчелек юнәлешендәге проектларның һәм яшь буынга формаль булмаган якын килүнең мөһимлеген билгеләде.

Владимир Путин волонтерлар хәрәкәтендә яшь русиялеләрнең, аерым алганда, махсус хәрби операция зонасында кешеләргә ярдәм итүче иреклеләр катнашуын аерым билгеләп үтте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда 14 яшьтән 35 яшькә кадәр 1,1 миллионнан артык кеше яши, алар яшьләр төркеменә карый. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында тора.

Төбәктә 1 288 гомуми белем бирү мәктәбе, 93 колледж һәм 27 югары уку йорты эшли. Моннан тыш, 177 яшьләр үзәген, 415 патриотик клубны берләштерүче 65 яшьләр сәясәте учреждениесе эшләп килә.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас