

Башкортстанның Төп законы республика Югары Советы тарафыннан 1993 елның 24 декабрендә кабул ителде. Ә Конституцияне яңартуда беренче этап 2002 елга туры килде. Арытаба Башкортстан Республикасы Конституциясенә 2006 елда төзәтмәләр кертелде.
Республиканың Төп законының роле еш кына бәяләнеп бетми. Ә бит Конституция законнар базасын формалаштыру нигезенә әверелде, Башкортстанга авыр 90нчы елларны лаеклы узарга мөмкинлек биргән социаль гарантияләрнең зур комплексын ныгытты.
"Кадерле якташлар! Без бик катлаулы вакытта яшибез. Илнең һәм дөньяның, туган якның һәм һәркайсыбызның киләчәге хәл ителә. Безгә берләшү хәзер бик мөһим. Башкортстан Конституциясе бүген дә безнең кыйммәтле һәм хокукый ориентир булып тора. Аңа таянып, теләсә нинди кыенлыкларга карамастан, республика үсешен дәвам итә.
2023 ел Кече ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде, без бергәләп төбәкнең чәчәк атуына ярдәм итәчәкбез. Башкортстан Республикасы Конституциясе көне белән!", - дип яза республика Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.