+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
31 декабрь 2022, 18:54

Владимир Путин Русия халкын Яңа ел белән котлады

Бу юлы дәүләт Башлыгы, гадәттәгечә, Кремль фонында түгел, ә Украинадагы махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр фонында чыгыш ясады.

Владимир Путин Русия халкын Яңа ел белән котладыВладимир Путин Русия халкын Яңа ел белән котлады
Владимир Путин Русия халкын Яңа ел белән котлады
Владимир Путин 2022 елны Русия өчен дә, бөтен дөнья өчен дә дулкынлану һәм борчылу белән тулган вакыйгалар елы дип атады.

- Без бергә яңа тарих төзибез. Бүген иң мөһиме - Русия язмышы. Ватанны саклау - безнең ата-бабаларыбыз һәм буыннар алдында изге бурычыбыз, - диде дәүләт Башлыгы. - Көнбатыш элиталары Русияне еллар буе тыныч ниятләр белән ышандырды, әмма асылда неонацистларга ярдәм итә һәм агрессиягә әзерләнә. Хәзер алар бу турыда ачык сөйли, ә Украина халкын илебезне таркату һәм хәлсезләндерү өчен файдаланалар. Без беркайчан моны беркемгә дә эшләргә бирмәдек һәм бирмәячәкбез дә.

Ул махсус операциядә катнашучыларга ныклы рух һәм батырлык өчен рәхмәт белдерде һәм Русиянең барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачагына, бөек һәм бәйсез ил булып калачагына ышаныч белдерде.

"Бүген Русиянең суверен, мөстәкыйль, имин киләчәге безгә генә бәйле икәненә кабат инанабыз. Бөтен нәрсә безнең көчебездән һәм ихтыярыбыздан тора, - дип нәтиҗә ясады Президент.

Фото: РИА Новости .

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас