+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
13 Января 2023, 11:20

Владимир Путин Русия тормышында Мортаза Рәхимовның ролен билгеләп үтте

Бүген Уфага Мортаза Рәхимов белән хушлашырга дип килгән Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән әңгәмә корды.

Владимир Путин Русия тормышында Мортаза Рәхимовның ролен билгеләп үттеВладимир Путин Русия тормышында Мортаза Рәхимовның ролен билгеләп үтте
Владимир Путин Русия тормышында Мортаза Рәхимовның ролен билгеләп үтте
- Без сезнең белән матәм көнендә очрашабыз. Мин шәхсән белгән республиканың беренче җитәкчесе Мортаза Гобәйдулла улы белән хушлашабыз.

Безнең яхшы мөнәсәбәтләребез бар иде. Әйтергә кирәк, ул Русия Федерациясе субъекты буларак республика үсешенә зур өлеш кертте һәм һәрьяклы үлчәнгән милли сәясәт алып барды, бөтен Русия тормышында гамәли, реаль катнашты һәм бернинди арттырусыз Русия тарихының хәлиткеч этабында аны тотрыкландыруда бик мөһим роль уйнады, - диде Владимир Путин.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас