Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу өчен Уфага килгән Русия Президенты Владимир Путин республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты.
Владимир Путин билгеләп үтүенчә, республиканың беренче Президентын ул шәхсән яхшы белгән, аның белән яхшы мөнәсәбәттә булган.
“Әйтергә кирәк, ул республиканың яңа сыйфатта – Русия Федерациясе субъекты буларак үсешенә зур өлеш кертте. Бик акыллы милли сәясәт алып барды, бөтен Русия тормышында реаль катнашты һәм һич арттырусыз ил тарихының борылыш этабында бик мөһим, тотрыклы роль уйнады. Бу – аның зур казанышы. Аның җитәкчелегендә республика Советлар Союзы таркалганнан соң яшәвен дәвам итте, тотрыклыланды, 20 ел дәвамында бик күп нәрсәгә иреште. Мин Сезнең аның командасы әгъзасы булуыгызны беләм”, – дип билгеләде Владимир Путин.
Русия Президенты Мортаза Рәхимовның якыннарының, республика җитәкчелегенең һәм халкының зур югалту кайгысын уртаклашты һәм бүгенге көндә республиканың яхшы темп белән алга баруын ассызыклады.
“Сез барлык төп юнәлешләр буенча да уңай күрсәткечләргә ирештегез: эчке төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы үсә. Русиядә эшсезлек буенча иң түбән күрсәткечләрнең берсе сездә. Төп капиталга инвестицияләр уртача Русия күрсәткеченнән югарырак, димәк, якын киләчәктә республика яхшы үсеш темпларын гарантияли. Сезгә, бөтен командагызга, Башкортстанда яшәүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәсем килә, уңышлар телим”, – диде ил җитәкчесе.
Үз чиратында, Радий Хәбиров Владимир Путинга төбәкнең идарә командасы эшенең төп нәтиҗәләре турында җиткерде.
– Төп бурычны Сезнең йөкләмәләр кысаларында формалаштырдык. Бу – икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү. Нәкъ менә шуңа күрә үткән катлаулы елны да җитештерү индексы буенча үсеш белән тәмамладык. Авыл хуҗалыгы буенча үсеш бик зур – тулаем алганда, бөтен Русия буенча зур уңышка ирешелде, бездә дә ул бик яхшы. Әмма иң мөһиме – без производствоны яңарттык, – диде республика Башлыгы.
Моннан тыш, Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, 2019-21 елларда республикага җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 31 процентка арткан, 2022 ел да үсеш белән тәмамланды.
“Владимир Владимирович, әлбәттә, хәзер төп бурыч, – моны барыбыз да, безнең бөтен команда һәм бөтен Башкортстан аңлыйбыз – махсус хәрби операциягә ярдәм итү.
Бу, әлбәттә, оборонага ярдәм. Оборона юнәлешендә эшләүче предприятиеләребез күп. Алар бик нәтиҗәле эшли, һәм монда проблема юк. Икенчесе. Бу, әлбәттә, безнең солдатларга ярдәм. Бездән бик күп хәрбиләр махсус хәрби операциядә катнаша. Өч иреклеләр батальоны булдырдык: Оборона министрлыгы линиясе буенча ике батальон, һәм бер ай элек “Росгвардия”нең өченче иреклеләр батальоны махсус хәрби операция территориясенә юлланды.
Безгә хәзер мобилизацияләнгәннәргә дә ярдәм итү мөһим. Без монда һәм Красный Лучта логистика склады булдырдык. Айга ике тапкыр зур конвойлар озатабыз. Анда минем вәкилләр эшли, арытаба батальоннарга һәм мобилизацияләнгәннәргә таратабыз. Аларга безнең аларны хәстәрләвебезне белү бик мөһим. Без алар янына барганда, бик җылы каршы алалар. Бу – үз алдыбызга куйган беренче эш, һәм аны дәвам итәчәкбез.
Икенчесе – аларның гаилә әгъзаларына һәм волонтерларга, мобилизацияләнгәннәргә ярдәм. Без 33 чарадан торган тулы комплекс кабул иттек. Бу – бушлай туклану, автобусларда бушлай йөрү, мәктәпкәчә белем бирү, өстәмә белем бирү оешмаларына бушлай йөрү, шулай ук транспорт салымыннан азат итү.
Без, әлбәттә, егетләребез белән горурланабыз. Алар – безнең илнең киләчәге, – диде Радий Хәбиров.
Арытаба Радий Хәбиров проблемалы мәсьәләләрне кузгатты һәм аларны хәл итүдә Владимир Путиннан ярдәм сорады.
Проектларның берсе – Агыйдел шәһәрендәге аерым зона. Ул 1980 елда анда атом электр станциясе төзелә башлауга бәйле барлыкка килә. Төрле сәбәпләр аркасында төзелеш туктатыла, һәм шәһәр хәзер буш урында диярлек. Анда 15 меңнән артык кеше яши.
“Анда Агыйдел елгасы ага. Ул Камага коя, ә Кама – Каспийга. Бу җәһәттән дөнья базарларына юл ачыла. Сездән бу мәсьәләне Хөкүмәт белән берлектә эшләргә йөкләвегезне сорарга телим, чөнки анда техник-икътисади нигезләмә эшләү зарур. Монда Хөкүмәт ярдәме кирәк булачак.
Икенчедән. Владимир Владимирович, зур инфраструктура менюсы. Мин хәзер хезмәттәшләремә дә әйтәм: безгә зарлану гөнаһ – акча бар, акча килә. Иң мөһиме, вакытында рәсмиләштерү, заявкалар бирү һәм башкалар.
Бездә инфраструктура бюджет кредитлары белән эш яхшы бара. Хәзер 18 миллиард сумга транспорт объектлары эшлибез. Челтәр бик зур, бездә авыл торак пунктлары күп. Кайбер авылларны кырчынташ салынган юл тоташтыра, һәм бюджет нәтиҗәлелеген исәпләгәндә, анда ун километр асфальт кирәк. Әлбәттә, төрле акчаларны җәлеп итәргә тырышабыз һәм барлык Хөкүмәт программаларында актив катнашабыз.
Тагын бер кечкенә генә мәсьәлә, әмма шуны хәл итә алмыйм. Бу – цирк. Ул федераль объект булмаса, мин аны күптән хәл итәр идем.
Сезгә, мөгаен, хәбәр итәләрдер, барлык цирклар да искергән, Русиядә алар бик күп. Безнеке 2017 елдан бирле, ягъни биш ел эшләми. Бездә 4 миллионнан артык кеше яши.
Проектны эшләдек, әмма экспертизага керә алмыйбыз, чөнки экспертиза безгә финанслау чыганакларыгыз юк, ди. Бюджеттан булса, мин финанслауны берничә елга бүләр идем.
Владимир Владимирович, аңлашыла ки, сәфәр өчен сәбәп кайгылы, ләкин республика үсә, яңа предприятиеләр, шәһәрләр барлыкка килә, форсаттан файдаланып, Сезне бер чарага чакырырга телим.
Узган елда Русия һәм Беларусь төбәкләренең IX форумында катнаштым. Валентина Матвиенко белән килештек, быел июнь аенда форум Башкортстанда үтәчәк, – диде Радий Хәбиров.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Владимир Путин үз фикерен белдерде.
“Радий Фәритович, махсус хәрби операциягә ярдәм итү кысаларында башкарган эшегез өчен, илебез, Донбасстагы, яңа территорияләрдәге халкыбыз мәнфәгатьләрен яклаучы һәм сугыштагы егетләребезнең гаиләләренә ярдәм итүегез өчен рәхмәт. Бу бик мөһим эш, алар бу ярдәмне ничек тоюын һәм аны ничек кабул итүен үзегез үк әйтеп торасыз.
Матди ярдәм генә түгел, игътибар, рухи ярдәм дә бик мөһим, бик кирәкле мотивация. Кешеләр илнең алар белән булуын, аларга ярдәм итүен тоярга, аларның махсус хәрби операция кысаларында башкарган миссиясен аңлавын белергә тиеш.
Республика үсешенә килгәндә исә, очрашуның башында әйттем инде: ул, авырлыкларга һәм тышкы проблемаларга карамастан, яхшы темплар белән үсә.
Барлык төп юнәлешләр буенча яхшы темп алынган. Бу шулай дәвам итәр дип ышанам.
Үзегез әйттегез: без күңелсез сәбәп белән очраштык – республиканың беренче җитәкчесе белән хушлашабыз. Бу яктан, сездән аның истәлеген мәңгеләштерү турында уйлавыгызны сорар идем. Ул республика өчен күп эшләде. Тагын бер кат ассызыклыйсым килә: үзенең акыллы сәясәте белән – милли мәсьәләдә дә, гомумән, дәүләт төзелеше мәсьәләләрендә дә – Русия тарихының бик катлаулы, үзгәреш этабында әһәмиятле, сизелерлек уңай роль уйнады.
Сезгә һәм бөтен республикага иң изге теләкләремне белдерәм!”