+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 гыйнвар 2023, 14:00

Радий Хәбиров Беларусь Президентының Эшләр идарәчесе белән очрашты

19 гыйнварда Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның һәм Беларусь Президенты Эшләр идарәчесе Юрий Назаровның эшлекле очрашуы булды. Көн тәртибендә - халыкара хезмәттәшлекне үстерү, икътисадның төрле тармакларында уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре.

Радий Хәбиров Беларусь Президентының Эшләр идарәчесе белән очраштыРадий Хәбиров Беларусь Президентының Эшләр идарәчесе белән очрашты
Радий Хәбиров Беларусь Президентының Эшләр идарәчесе белән очрашты

Яклар сәүдә әйләнешенең күләмнәрен арттыру мөмкинлекләре, бизнес хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре, шулай ук продукция җитештерүне локальләштерү проектлары турында фикер алышты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елның декабрендә Уфада узган Халыкара бизнес атнасы нәтиҗәләре буенча, Башкортстан һәм Белоруссия предприятиеләре гомум суммасы 60 млн. сумга килешү төзегән. Алар, аерым алганда, Беларуссиягә "Башкортстан сода компаниясе" продукциясен озатуны күздә тота.

- Беларусь Президенты командасы ярдәменнән башка халыкара хезмәттәшлекне нәтиҗәле үстерү мөмкин түгел. Элегрәк ил җитәкчелеге безгә кальцийлаштырылган соданы турыдан-туры китерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Без аны экспортларга әзер. Бу Белоруссия предприятиеләре һәм “Башкортстан сода компаниясе” өчен файдалы, - дип сөйләде Радий Хәбиров очрашу нәтиҗәләре буенча. - Моннан тыш, республикабызда уникаль терлекләр - зубрлар көтүен булдыру турында да килештек. Моның өчен Беларуська биолог галимнәр делегациясен җибәрербез, Русиянең башка төбәкләрендә дә мондый тәҗрибәне өйрәник. Республикада беренче терлекләр быел ук барлыкка килер дип планлаштырабыз.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас