+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
26 гыйнвар 2023, 14:26

Башкортстан предприятиеләре Монголиягә бизнес-миссиягә бара

22 марттан 25 мартка кадәр Монголиянең Улан-Батор шәһәренә күптармаклы халыкара бизнес-миссия планлаштырыла. Чараны Башкортстанның экспортны яклау үзәге оештыра.

Башкортстан предприятиеләре Монголиягә бизнес-миссиягә бараБашкортстан предприятиеләре Монголиягә бизнес-миссиягә бара
Башкортстан предприятиеләре Монголиягә бизнес-миссиягә бара

Бизнес-миссия кысаларында түбәндәге чаралар оештырылачак:
- Комплекслы эшлекле программа;
- Лингвистик булышлык;
- Потенциаль партнерлар белән B2B форматында очрашулар;
- Контактлар биржасы;
- "Аэропорт-отель-аэропорт" трансферы;
- Бизнес-миссиянең эшлекле программасы кысаларында трансфер;
- Чара программасы нигезендә гомум координация һәм башкалар.

Бизнес-миссиядә катнашу белән бәйле барлык чыгымнар үзәк хисабына башкарыла. Катнашучы компанияләр очу, яшәү һәм шәхси чыгымнарын гына түли.

- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча без Русия Федерациясенә карата дустанә сәясәт алып баручы илләр белән хезмәттәшлеккә юнәлеш тотабыз. Монголия тышкы сәүдә әйләнешен үстерү күзлегеннән караганда перспективалы ил булып тора. Узган елның 9 аенда товар әйләнеше, 2021 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 71,6 процентка арткан, шул ук вакытта экспорт товар әйләнешенең гомум күләменең 99 процентын тәшкил иткән. Без үзара файдалы хезмәттәшлекнең зур потенциалын күрәбез, - дип шәрехләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас