"Без нәкъ менә шулай барысын да аңлыйбыз. Сүз безнең илнең яшәеше турында бара. Әмма алар Русияне сугыш кырында җиңү мөмкин түгеллеген аңлый, шуңа күрә мәгълүмати һөҗүмнәр алып бара. Алар яшь буынны сайлый. Даими ялганлыйлар, безнең мәдәнияткә, Русия православие чиркәвенә һөҗүмнәрне туктатмыйлар, - диде Владимир Путин. - Карагыз, Көнбатышта нәрсә эшлиләр. Педофилия нормага әверелә, руханилар бер җенесле никахларны хуплый. Олылар үзләре теләгәнчә яшәргә хокуклы. Беркем дә шәхси тормышка тыкшынмый, һәм без моны эшләргә җыенмыйбыз. Ләкин дөнья диннәренең китапларын карагыз - анда барысы да әйтелгән. Шул исәптән, гаилә - ир-атлар һәм хатын-кызлар берлеге. Ләкин изге текстлар да шик астына алына. Элиталар акылдан яза, һәм бу, әйтелгәнчә, дәваланмый”.
Фото: bashinform.ru