- Бүгенге Юллама белән мин бөтен дөньяда кире кайтмаслык үзгәрешләр, халыкның киләчәген билгели торган мөһим тарихи вакыйгалар чорында чыгыш ясыйм, - дип билгеләде Владимир Путин. - Без адым артыннан адым, алда торган бурычларны төгәл һәм эзлекле хәл итәчәкбез.
Донбасс, Президент билгеләп үткәнчә, 2014 елдан Русиянең ярдәмгә килүен көтте һәм ышанды. Мәскәү проблеманы тыныч юл белән хәл итү өчен барысын да эшләде, сабыр итте.
- Ләкин башка сценарий әзерләнгән иде, - дип белдерде Владимир Путин. - Корал һәм ПВО китерү турындагы сөйләшүләр махсус хәрби операция башланганчы да алып барылды. Хәрби хәрәкәтләр театры Мәскәүнең беренче адымына кадәр үк үзләштерелде.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Көнбатыш Киев ягыннан сәяси үтерүләргә һәм репрессияләргә күз йомды, нацистларның террорчылык гамәлләре хуплады. “Америка хәрби кампанияләре нәтиҗәсендә миллионга якын кеше һәлак булды һәм 30 миллионнан артыгы качаклар булды. Моны дөньяда беркем дә онытмаячак”, - дип искәртте Владимир Путин.
Фото: bashinform.ru