+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 февраль 2023, 15:40

Максатлы ярдәм күрсәтү махсус фонды булдырылачак

Русиядә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәм махсус операция ветераннарына максатлы ярдәм күрсәтү махсус фонды булдырылачак. Бу хакта Федераль җыелышка Юллама белән чыгыш ясаганда Президент Владимир Путин белдерде.

Максатлы ярдәм күрсәтү махсус фонды булдырылачак
Максатлы ярдәм күрсәтү махсус фонды булдырылачак

"Безнең бурыч - махсус хәрбә операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итәргә, аларның ихтыяҗларына шундук җавап бирергә кирәк. Махсус дәүләт фонды булдырырга тәкъдим итәм. Аның максаты - һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәм махсус операция ветераннарына максатлы, шәхси ярдәм күрсәтү”, - диде Русия лидеры. Шул ук вакытта ул ассызыклаганча, махсус операциядә катнашучылары гаиләләренә махсус ярдәм фонды булдыру хакимиятнең башка органнарыннан да җаваплылыкны төшерми.

Президент һәлак булганнарның гаиләсенә, һәр ветеранга шәхси координатор беркетелергә тиешлегенә игътибарны юнәлтте.

"Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү гаять зур йөкләнеш таләп итә, шунлыктан анда катнашучыларга, юлны санамыйча, ярты елга бер тапкыр 14 көнлек ял бирергә кирәк", - диде Владимир Путин.


Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: