+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 февраль 2023, 15:35

Оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләренә - махсус программа

Русиядә оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен ташламалы аренда торагы махсус программасын эшләтеп җибәрәчәкләр. Федераль җыелышка Юлламасы вакытында шундый тәкъдим белән ил Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләренә - махсус программа
Оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләренә - махсус программа
Аның сүзләренчә, ставка базарныкыннан шактый түбән булачак - түләүнең шактый өлешен дәүләт каплаячак.

"Бу программаның барлык нечкәлекләрен эшләп бетерергә һәм, озакка сузмыйча, мондый арендалы торак төзелешенә керешүне йөклим. Беренче чиратта безнең әһәмиятле оборона, индустриаль һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре урнашкан шәһәрләр территориясендә", - дип ассызыклады Владимир Путин.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: