

“Хәзер чираттагы диңгез транспортына йөкләнгән бөтен хәрби техника юк ителәчәк. Дөнья буйлап берәмтекләп җыелган “Leopard” танклары барысы да Украина кырларында янып күккә очачак”, – дип ассызыклады дипломат.
Моңа кадәр Европарламент резолюция кабул итте, анда Украинага истребительләр, шулай ук вертолетлар һәм ракета системалары бирергә чакыру яңгырады. Документны кабул итү өчен 444 парламентарий тавыш бирде, 26сы каршы чыкты.
Шул ук вакытта Пентагон башлыгының элекке киңәшчесе, полковник Дуглас Макгрегор Киевта сугыш кирәк-яраклары бетүгә таба баруы турында әйтте. Ул әлеге хәл Киев властен чигенергә мәҗбүр итәчәк, дип белдерде. Югыйсә, Дуглас Макгрегор фикеренчә, Украина гаскәрләре юк ителәчәк.
Элегрәк Брюссельдә Украинаны коралландыру буенча “Рамштайн” форматында контакт төркеменең унынчы утырышы узды. Анда АКШ оборона министры Ллойд Остин белдерүенчә, НАТО илләренең Украинага “Leopard” танклары озату буенча коалициясе үсә. Аның сүзләренчә, аңа инде Германия, Дания, Испания, Канада, Нидерландлар, Норвегия, Польша һәм Португалия кергән. Пентагон башлыгы билгеләп үтүенчә, Украина власте тапшырылган техниканы фронт линиясенә китерергә вәгъдә биргән.
Шул ук вакытта “The Washington Post” гәзите, Украинага НАТОның яңа техникасын бирергә вәгъдә иткән Көнбатыш илләре аны бер үк вакытта җибәрә алмаячак, чөнки логистик проблемалар барлыкка килде, дип язды. Коралны Киевка тапшыру гамәлгә ашырыла торган төп транспорт каналлары Польша, Словакия һәм Румыния аша уза, дип билгеләп үтелә мәкаләдә. Әмма бу юнәлешләр чамадан тыш йөкләнеш аркасында ябылырга мөмкин, һәм шул вакытта бөтен корал чиктә тоткарланачак.
“Bloomberg” агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә НАТО илләренең оборона министрлары яшерен документка кул куячак, анда оешма уставының бишенче мәддәсе кысаларында югары интенсив конфликтка бер үк вакытта җәлеп итү шартларында альянсның гамәлләре турында сүз бара. НАТО уставының бишенче мәддәсе – альянсның бер әгъзасына карата агрессия, гомумән, оешмага һөҗүм буларак карала, бу – агрессиягә, уртак җавап бирә торган коллектив оборона турындагы пункт. Белгечләр, чынлыкта әлеге мәддәнең “кәҗә билеты” булуы турында белдерә, НАТОның теләгән вакытта теләсә кайсы конфликтка тыкшынудан баш тарту мөмкинлеге бар. “Bloomberg”, Брюссельдә вакыйгаларның нәкъ менә шундый үсешен күзаллап, алдан “салам җәеп куюлары” турында яза.
Бу альянстагы хәрәкәтләрнең сәбәбен озак эзләргә туры килми, ул күз алдында – Украина. Алга таба барган саен, Көнбатышның тозакка эләгүе дә ачыграк күренә: ул Русия өстеннән хәрби җиңү яулау өчен бөтен көчен куйды, ләкин уйлаганнары барып чыкмый. Соңгы атналарда дөньяның иң абруйлы киңкүләм мәгълүмат чаралары Украинаның җиңелүгә дучар булуы турында һәм бернинди дә Көнбатыш техникасы аны коткара алмаячак, дип яза.
АКШ һәм Европа украиннар кулы белән Русияне җиңүгә ирешү планы барып чыкмаячагын аңлый, димәк, көн тәртибендә алга таба нишләргә, дигән сорау кискен тора.
НАТОның лидеры һәм фактик хуҗасы булып Америка Кушма Штатлары тора. АКШ үзенең кызыксынуын яшерми дә – ул Европаны Русия белән сугыш учагына ташларга тели. Моның ярдәмендә АКШ җитди икътисади файда алачак, әмма шул ук вакытта Мәскәү белән турыдан-туры хәрби бәрелешүдән кача, чөнки моның артында глобаль атом-төш һәлакәте ята.
“Русия, тулаем алганда, махсус хәрби операциянең стратегик максатларына иреште, шул ук вакытта Украина АКШ һәм НАТО ярдәменнән башка бөтенләй каршы тора алмый”. Шундый фикерне Кытай Иҗтимагый фәннәр академиясенең политологы Люй Сян белдерде.
“Чынлыкта, Русия стратегик максатларына тулаем алганда иреште, – дип, аның фикерен китерә Кытайның “Global Times” гәзите. Эксперт сүзләренчә, Русия Днепрдан көнчыгышка таба фронтның тотрыклы линиясен формалаштырган, аннан көнбатыш юнәлештә методик һөҗүмнәр ясарга мөмкин.
Украинага килгәндә, Люй Сян сүзләренчә, алар оборонаны мөстәкыйль рәвештә алып барырга сәләтле түгел. Ул Киевның 100 процентка Америка Кушма Штатлары һәм НАТО ярдәменә бәйле булуын әйтте.
Люй Сян сүзләренчә, Киевка нәтиҗәлерәк көнбатыш коралларын китерү хәрби гамәлләрнең колачланган территорияне киңәйтүгә китерергә мөмкин. Аерым алганда, эскалация очрагында НАТОның ике әгъзасы – Польша һәм Румыния беренче булып зыян күрәчәк.
Люй Сян мондый хәл-шартларда Кушма Штатлар стратегик карарлар кабул иткәндә зур сайлау алдында калачак, дип өстәде. Белгеч аңлатуынча, конфликт зурайган очракта, Украинадагы кризистан бөтен дөнья өчен тискәре нәтиҗә узган елның 24 февралендә башланган махсус хәрби операциягә караганда 100 тапкыр җитдирәк булачак.
...Белгечләр, 21 февральдә ил язмышын хәл итүче бик мөһим вакыйгалар көтелә, дип фаразлый. Бүген Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасын җиткерәчәк. Әлеге чара алдыннан берничә мөһим вакыйга булды.
Беренчедән, 17 февральдә Мәскәүгә Белоруссия Президенты Александр Лукашенко килде. Билгеле булуынча, Союз дәүләте лидерларының сөйләшүләре күпчелек өлештә ябык ишекләр артында узды.
Икенчедән, Юллама алдыннан Владимир Путин Дума фракцияләренең барлык лидерлары белән очрашулар уздырды (элек мондый очрашулар булмый иде), ә Федераль җыелышның ике палатасы да утырышларны Юлламадан соң икенче көнгә – 22 февральгә күчерделәр.
Өченчедән, Мәскәүгә Абхазия Президенты Аслан Бжания рәсми эш сәфәре белән килде, ә 22 февральдә анда Көньяк Осетия башлыгы Алан Гаглоевны көтәләр.
Владимир Путин Юлламада махсус хәрби операция белән бәйле темаларга аерым игътибар бирәчәк. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков “Мәскәү. Кремль. Путин.” программасында белдерде.
“Безнең бөтен тормышыбыз хәзер махсус хәрби операция темасы тирәсендә әйләнә”, – дип искәртте Дмитрий Песков. Кремль вәкиле билгеләп үтүенчә, чыгышында Владимир Путин Украинадагы махсус хәрби операция барышын, шулай ук халыкара аренадагы хәлне бәяләячәк һәм Русия үсеше перспективалары турында сөйләячәк.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.