Владимир Путин чыгышында, көтелгәнчә, махсус хәрби операциягә, халыкара хәлгә бәя бирәчәк, шулай ук Русиянең социаль һәм икътисади мәсьәләләренә игътибар бирәчәк.
Традиция буенча чарага Министрлар Кабинеты әгъзалары, депутатлар һәм сенаторлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Быел яңа кешеләр дә бар – махсус операциядә катнашучылар.
Русия Президенты Юлламасы илнең үсеш юнәлешләрен билгели һәм, кагыйдә буларак, законнар һәм указларның нигезенә әверелә.
Фото: “РИА-Новости”