+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 февраль 2023, 15:30

Юллама игълан ителгәндә СВОда һәлак булганнарны искә алдылар

Федераль җыелышка Юлламаны игълан итү вакытында Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция уздыру вакытында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алуларын сорады.

Юллама игълан ителгәндә СВОда һәлак булганнарны искә алдылар
Юллама игълан ителгәндә СВОда һәлак булганнарны искә алдылар
"Хәзер без яңадан бергә, димәк, тагын да көчлерәк була башладык. Һәм безнең җирләргә күптән көтелгән тынычлык әйләнеп кайтсын өчен барысын да эшләячәкбез. Моның өчен, ата-бабаларыбыз, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен, халкыбызның яңадан берләшүе өчен геройларыбыз көрәшә", - диде Владимир Путин, бер минутлык тынлык белдереп.

“Хатыннага, ата-аналарга түзеп булмаслык авыр. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Донбассны яклаган яшьгвардиячеләр кебек авыр. Безнең бурыч - якыннарын югалткан гаиләләргә ярдәм итү”, - дип ассызыклады Президент.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: