+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 февраль 2023, 16:25

“Гаделлек безнең якта”

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте.

“Гаделлек безнең якта”
“Гаделлек безнең якта”

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. 21 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. Тантанада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, төбәкләрнең законнар чыгару җыелышлары рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Төп игътибар үзәгендә махсус хәрби операция булды. Түбәндә Владимир Путин­ның чыгышыннан иң төп белдерүләрне тупладык.

Катлаулы вакыт

Бүгенге Юллама белән мин катлаулы вакытта, илебезнең һәм халыкның киләчәген билгели торган бөтен дөньядагы кардиналь үзгәрешләр чорында чыгыш ясыйм. Без, адым артыннан адым, алда торган бурычларны төгәл һәм эзлекле хәл итәчәкбез.

Донбасс

2014 елдан башлап Донбасс, үз җирендә яшәү, үз телендә сөйләшү хокукын яклап сугышты. Көрәште һәм бирешмәде. Ышанды һәм Русия ярдәмгә килер, дип көтте. Шул ук вакытта, сез моны яхшы беләсез, проблеманы тыныч юл белән хәл итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек. Бу авыр конфликт­тан тыныч юл белән чыгу турында сөйләшүләр алып бардык. Ләкин, күрүебезчә, бөтенләй башка сценарий әзерләнгән булып чыкты. Алар, Көнбатыш лидерлары, вакытны сузды, ял­ганлау белән шөгыльләнде. Киев режимы реп-рессиясенә күз йомдылар. Көнбатыш училищеларында милләтчеләр батальоннары әзерләнде, корал китерелде. Без Киев режимының атом-төш коралын алырга омтылуын да хәтерлибез. Бу турыда халык алдында ук сөйләделәр.

Махсус хәрби операция

Бер ел элек безнең тарихи җирләрдә яшәүче кешеләрне яклау, илнең иминлеген тәэмин итү, 2014 елгы кискен борылыштан соң Украинада урнашкан неонацист режимыннан килгән янауны га­мәлдән чыгару өчен махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул ителде. Донецкига, Донбасска, Луганскига яңа һөҗүм планлаштыручыларның алдагы максаты Кырым белән Севастопольгә һөҗүм итү иде һәм без бу планнар турында белдек.

Көнбатышның максатлары

Көнбатыш лидерлары тиңдәшсез ялган символына әверелде. Без үз позициябезне генә түгел, дөньяның цивилизацияле илләргә һәм башкаларга бүленмәскә тиешлеген дә яклыйбыз. Без ачык идек, Көнбатыш белән чын күңелдән сөйләштек. Һәм күп еллар безнең партнерларга бу проблема өстендә бергә эшләргә тәкъдим иттек. Сугышны алар башлап җибәрде. Ә без аны туктату өчен көч кулландык һәм кулланабыз. Без үз тормышыбызны, үз йортыбызны яклыйбыз. Ә Көнбатышның максаты – чикләнмәгән власть.

Агрессия турында

Дөньяның бер генә илендә дә АКШныкы кебек күләмдә хәрби база юк. Бөтен дөнья буйлап йөзләрчә базасы бар, планета шулар белән тулган. Бер яклы тәртиптә алар планетада нигезендә тынычлыкны тәэмин итү булган килешүләрне өзде. Һәм, ниһаять, 2021 елның декабрендә без рәсми рәвештә АКШ һәм НАТОга иминлек гарантияләре турында килешүләр юлладык. Әмма төп позицияләр буенча турыдан-туры баш тартуны күрдек. Ул вакытта агрессив гамәлләр өчен рөхсәт бирелгәнлеге һәм аларны туктатырга җыенмаулары аңлашылды. Янау даими арта барды.

Нацистлар турында

Исегезгә төшерәм, узган гасырның 1930нчы елларында Көнбатыш нацистларга Германиядә властька юлны ачты. Ә безнең заманда Украинаны алар Русиягә каршы ясарга тырыша. Бу проект тамырлары белән XIX гасырга ук китә. Бернинди яңалык юк. Көнбатыш Украинада конституциягә борылышны хуплап, бу проектны уздырды. ВСУ һәм Украинаның Милли гвардиясендә эсэсчылар шевроннары аеруча популяр. Гаҗәп, Көнбатышта моны хакимияттән беркем дә сизми. Ни өчен? Чөнки алар өчен Русиягә каршы көрәштә кемгә таянсаң да барыбер. “Анти-Русия” проекты, асылда, безнең илгә каршы реваншистик сәясәтнең бер өлеше.

Украина халкы

Без Украина халкы белән сугышмыйбыз – мин инде күп тапкырлар әйттем. Украина халкы, асылда, үзе Киев режимының әсире булды. Кешеләр турында берәү дә уйламады, аларны корбан итәргә әзерләделәр. Бу турыда сөйләү күңелсез, әмма факт. Конфликт эскалациясе һәм югалтулар өчен җаваплылык, асылда, Көнбатыш хөкүмәтләрендә ята һәм, әлбәттә, гамәлдәге Киев режимында, аның өчен Украина халкы, асылда, чит.

Глобаль конфликт

Еракка ата торган кораллар Украинага никадәр күбрәк китерелсә, без хәвефне чик буеннан арытаба этәрергә тиеш булачакбыз. Асылда, алар глобаль конфликтка күчәргә тели. Без моны нәкъ шулай аңлыйбыз.

Рухи һәлакәт

Хәзер Көнбатышта гендер-нейтраль Ходай турында сөйләшүләр барганын ишеттегезме? Көнбатышта миллионлаган кеше үзләрен чын рухи һәлакәткә алып баруны аңлый, элита акылдан яза, һәм моны инде дәвалап булмый булса кирәк. Ә без балаларыбызны якларга тиеш. Һәм без моны эшләячәкбез.

Илдән китүчеләр

Без беркайчан да Киев режимына һәм элек сихерчеләрне аулау белән шөгыльләнгән Көнбатыш элитасына охшамаячакбыз. Ватаннан читкә китү­челәр белән исәп-хисапны өзмибез, бу аларның вөҗданында калсын, алар моның белән яшәсен, иң мөһиме, кешеләр, Русия гражданнары аларга мораль бәя бирде.

Ватанны саклаучылар

Кадерле дуслар, мин барысына да, Русиянең бөтен халкына батырлык һәм тәвәккәллек өчен рәхмәт белдерәм, каһарманнарга, армия һәм флот солдатларына һәм офицерларына, Росгвардиягә, махсус хезмәтләр һәм барлык көч структуралары хезмәткәрләренә, Донецк һәм Луганск корпуслары сугышчыларына рәхмәт белдерәм. Бүгенге чыгыш барышында барысының да исемнәрен атый алмавымны гафу итегез. Ата-аналарыбыз, хатыннарыбыз, яклаучыларыбызның гаиләләренә, табиблар һәм фельдшерлар, санинструкторлар, шәфкать туташлары, фронтны тәэмин итүче, ныгытмаларны тергезүче, торак, юллар, гражданнар объектлары, оборона заводларының эшчеләре һәм инженерлары илнең азык-төлек иминлеген ышанычлы тәэмин итүче авыл хезмәтчәннәре алдында түбәнчелек белән баш иябез, алар хәзер тәүлек буе диярлек берничә сменада эшли. Мин Русиянең яшь буыны турында чын күңелдән кайгыртучы укытучыларга, бигрәк тә катлаулы, асылда фронт алды шартларында эшләүчеләргә рәхмәт белдерәм. Без барысын да аңлыйбыз, үзләренең яклаучыларын югалткан аталарга, аналарга бик авыр.

Гаиләләргә ярдәм

Безнең бурыч – махсус операциядә катнашучы­ларның гаиләләренә ярдәм итү. Махсус хәрби операциядә һәрбер катнашучының гаиләсе даими игътибар үзәгендә булырга, хөрмәт һәм кайгырту белән уратып алынган булырга тиеш. Махсус адреслы фонд булдырырга тәкъдим итәм. Ул социаль, медицина, психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен җайга салачак. Аерым бурыч — өйдә озак вакыт тәрбияләүне оештыру, аларга протезлау хезмәте күрсәтү. Үлгән яугирләрнең гаиләләренә, һәр ветеранга үзенең социаль хезмәткәре, үзенең координаторы беркетелергә тиеш. Бездә махсус хәрби операция ветераннарына, башка конфликтларда катнашучыларга ярдәм итү чаралары бар инде. Киләчәктә фонд бу бурычларны да үз эченә алырга мөмкин дип уйлыйм.

Яугирләр өчен отпуск

Иреклеләрне дә кертеп, барлык махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярты елга бер тапкыр 14 көннән ким булмаган отпуск бил­геләргә кирәк, дип саныйм. Хәрби тәҗрибә Армия һәм флотны ныгыту буенча алдагы адымнарыбыз нигезенә хәрби операция вакытында алынган чын тәҗрибә салынырга тиеш, ул безнең өчен гадәттән тыш мөһим, әйтергә кирәк, бәяләп бетергесез.

Ташламалы торак программасы

Бүген безнең оборона заводларында, конструкторлык бюроларында тәҗрибәле белгечләр дә, яшьләр дә җиңү өчен барысын да эшли. Оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен ташламалы торак программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итәм. Хөкүмәткә барлык нечкәлекләрне дә эшләргә һәм, кичекмәстән, мондый арендалы то­рак төзелешенә күчәргә кушам.

Санкцияләр

Көнбатыш безгә каршы хәрби, мәгълүмати гына түгел, икътисади фронтны да җәелдерде, ләкин алар бернигә дә ирешмәячәк һәм булдыра алмаячак. Моннан тыш, санкцияләр инициаторлары үз-үзләрен җәзалый. Предприятиеләр ябыла, энергетика кризисы күзәтелә. Алар, санкцияләр кертүчеләр, Русия халкын газапланырга мәҗбүр итәргә тели. Ләкин аларның нияте акланмады.

Русия икътисады

Русия бизнесы җаваплы, ышанычлы партнерлар белән элемтәләрне ныгытты, ә андыйлар — дөньяда күпчелек. Күп кенә база тармаклары узган елда кыскартылмады гына түгел, киресенчә, җитештерү темпларын арттырды. Авыл хуҗалыгы үсеш күр­сәтте. Безнең аграрийларга зур рәхмәт!

Мөмкинлекләр вакыты

Стратегик бурыч – икътисадны яңа үрләргә чыгару. Бүген – мөмкинлекләр вакыты. Теләсә нинди ведомствоара каршылыкларны, җитешсезлекләрне һәм башка киртәләрне алып ташларга кирәк. Барысы да эш өчен, барысы да нәтиҗә өчен. Зур булмаган гаилә предприятиеләрен ачу — бу инде җиңү. Һәркемнең гомуми уңышка керткән өлеше — менә нәрсә мөһим.

Бушлай газ үткәрү

Бушлай газ үткәрү программасы дәвам итәчәк. Гражданнар өчен мондый программа хәзер даими нигездә гамәлдә булачак, алар һәрвакыт үз йортын газга тоташтыру өчен мөрәҗәгать итә алачак.

Талау

Безнең дәүләт икътисады 1990 елларда шактый дәрәҗәдә Көнбатышка йөз тота. Русия монда чимал чыганагы буларак чыгыш ясады. Бу системаны сындыру өчен безгә еллар кирәк булды. Без монда чын үзгәрешләргә ирештек. Әйе, күренеп торган нәтиҗә бар. Әмма безнең эре бизнес нинди шартларда үсте? Технологияләр, финанс базарлары – Көнбатышта. Акча да шунда китә башлады. Соңгы вакыйгалар шуны күрсәтте – Көнбатышның тыныч тормыш образы ялган булып чыкты. Һәм моны вакытында аңламыйча, чит илдә яшәргә планлаштыручылар күп нәрсәне югалтты. Аларны анда таладылар. Сайлау иреге Көнбатыш өчен мондый кешеләр мәңгегә чит булып калачак, алар белән теләсә нәрсә эшләргә мөмкин. Алар анда икенче сорт. Әмма башка сайлау да бар – үз илеңдә эшләү. Барыбыз да аңларга тиеш – иминлек чыганаклары да, киләчәк тә монда, Русиядә булырга тиеш. Һәм ул вакытта без чыннан да ныклы, үз-үзебезне тәэмин итәрлек икътисад булдырачакбыз.

Илгә инвестицияләр

Хәзер үткәннәргә ябышырга, Көнбатышта үз акчаларыңны коткарырга тырышу кирәкми. Мин сезнең күбегезне шәхсән беләм. Яңа эшне башлагыз. Русиягә инвестицияләр кертегез. Үзегезнең капиталыгызны да арттырырсыз, кешеләр алдында да ихтирам казанырсыз. Русия — үзенчәлекле цивилизация. Аны безгә ата-бабаларыбыз тапшырды. Менә нәрсә мөһим. Дуслар белән мөнәсәбәтләрне үстерәчәкбез. Әмма иң элек үз потенциалыңа исәп тотарга кирәк. Без дус була, сүздә тора беләбез, беркемне дә уңайсыз хәлдә калдырмыйбыз һәм авыр хәлдә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез. Без бер генә нәрсә – Русиянең көчле булуы өчен көрәшәбез.

Донбассны тергезү

Үз мәдәниятен үстерү Донбассны тергезү процессының өстенлекле юнәлешләренең берсе булачак. Без югары уку йортлары мәдәни курслары дәрәҗәсен сизелерлек арттырырга тиеш. Илебез иминлеге хакына эшләргә әзер булган талантлы яшь буын өчен без “Русия лидеры” конкурсын ачабыз.

Социаль өлкә

Русия гаиләләренең иминлеге һәм яшәү сыйфаты, димәк, демография социаль өлкәдәге хәлгә турыдан-туры бәйле. 2024 елга гомумдәүләт проектларына салынган акчаны төбәкләр инде хәзер үк алалачак. Шул ук вакытта күләм артыннан куу кирәкми. Бу сәламәтлек саклауның беренчел звеносын реформалауны гамәлгә ашырганда аеруча мөһим. Хөкүмәт һәм төбәкләр җитәкчелеге шуны һәрвакыт хәтердә тотсын — хисапларда саннар төп критерий түгел, ә медицина ярдәме сыйфатын яхшырту күз уңында тотыла.

Абсурд театры

Тагын бер темада тукталам. Быел февраль башында Төньяк Атлантика альянсының Русиягә таләбе яңгырады, алар белдерүенчә, стратегик һөҗүм кораллары турындагы килешүне үтәүгә кайту, шул исәптән рөхсәтне дә кертеп. Безнең атом-төш оборона объектларына инспекцияләр үткәрү. Моны ничек дип атарга да белмим, ниндидер абсурд театры. Безгә шул билгеле, Көнбатыш Киев режимының безнең стратегик авиация базаларына һөҗүм ясарга омтылуына турыдан-туры катнашы бар. Моның өчен кулланылган пилотсыз очкычлар НАТО белгечләре ярдәме белән җиһазландырылган һәм модернизацияләнгән. Һәм менә хәзер алар безнең оборона объектларын карарга телиме? Хәзерге каршылыклар шартларында бу ниндидер саташу кебек яңгырый.

Килешүдә катнашуны туктату

Бүген Русия стратегик һөҗүм кораллары турындагы килешүдә катнашуын туктата. Кабатлап әйтәм — килешүдән чыкмый, ә катнашуны туктата. Бу мәсьәлә буенча фикер алышуга әйләнеп кайтканчы, Франция һәм Бөекбритания кебек Төньяк Атлантика альянсы илләренең нәрсәгә дәгъва кылуларын аңларга тиешбез. Атом-төш сынаулары турында Оборона министрлыгы яңа атом-төш коралы сынауларын үткәрүгә әзер булырга тиеш. Беренче булып без моны, әлбәттә, эшләмәячәкбез. Әмма Америка Кушма Штатлары бу сынауларны үткәрсә, без әзер булырга тиеш.

Чакырулар

Русия теләсә нинди чакыруларга җавап бирәчәк, чөнки без барыбыз да бер ил, бер зур һәм бердәм халык. Үзебезгә, көчебезгә ышанабыз, гаделлек безнең якта.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров:

– Юллама катлаулы вакытта игълан ителде, һәм без монда аерым хис-кичерешләр белән килдек. Мин мондый тантанада беренче генә тапкыр катнашмыйм һәм шундый үзенчәлекне әйтәм – Президент Юлламасының шактый өлешен чарада катнашучылар аягүрә басып тыңлады. Чөнки Владимир Путин илебез һәм бөтен дөнья өчен әһәмиятле булган нәрсәләр турында сөйләде. Төп бурыч – Донбасска, безнең дүрт яңа территориябезгә ярдәм итү. Хәрби хезмәткәрләрне, махсус хәрби операциядә катнашучы барлык кешеләрне яклау чаралары турында әйтелде. Президент хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, шул исәптән һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү буенча дәүләт фондын булдыру турында карар кабул итте. Фондның бүлекчәләре ел ахырына кадәр Русиянең барлык субъектларында да үз эшен җәелдереләчәк. Президент үсеш һәм икътисадыбызның тотрыклылыгын тәэмин итүдә зур бурычлар куйды. Бу – чыннан да, төбәк башлыклары өчен иң мөһим бурычларның берсе. Сәнәгать өлкәсендә безнең бурыч – бу чорда аны саклап калу гына түгел, ә илебезнең алга таба үсешен тәэмин итү. Ста­тистика күрсәтүенчә, апокалиптик фаразларга карамастан, илдә сәнәгать җитештерүе кимү нибары 2 процент тәшкил иткән. Әгәр республика турында сөйләсәк, без, гомумән, узган елны 3 процентка плюс белән тәмамладык. Сәнәгать ипотекасы буенча карарны күптән көттек. Президент аны игълан итте инде. Финанслау чыганагы – Русия бюджеты. Алга барачакбыз. Безнең барыбызга да кагыла торган аерым норма – Президентның Стратегик һөҗүм коралларын чикләү турындагы килешүдә катнашуны туктатып тору турындагы карары. Бу бик мөһим. Әгәр безне һәрвакыт кимсетергә тырышалар икән, илебез үз хәвефсезлеге турында уйланырга тиеш. Без – бер зур ил, бердәм халык. Һәм без, әлбәттә, җиңәчәкбез!

Русиянең Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева:

— Президент Владимир Путин халыкка, депутатларга Юлламасында киләчәк юлыбызны билгеләде. Иң мөһиме: киләчәгебез якты, матур булсын. Президентның чыгышы тулысынча илнең арытабангы үсешенә юнәлтелгән иде. Моңа икътисад та, агросәнәгать тә, сәламәтлек саклау да, мәдәният тә, гаилә дә, балалар да, тормыштагы кыйммәтләр дә керә. Сәламәтлек саклауга килгәндә, ул медицина ярдәмен һәр кеше ала алырлык булсын, дип бик дөрес әйтте. Иң мөһиме — ФАПлар саны түгел, ә аларның күбрәк халыкны кабул итә алу мөмкинлеге. Кечкенә авылларга мобиль бригадалар җибәрергә дә мөмкин, зур авылларга инде модульле ФАПлар кирәк. Ашыгыч ярдәм машиналары булу да бик мөһим. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәчәк фонд булдыру тәкъдиме дә бик вакытлы яңгырады. Русиянең яңа өлкәләрендә ана капиталын 2007 елда туган балаларга бирә башлау тәкъдиме әлеге төбәкләрдәге хатын-кызларга зур ярдәм күрсәтүне күздә тота. Алар Русиядәге аналар алган сумманы алачак. Кайберәүләр, бәлки бүген Президенттан башкачарак чыгыш көткәндер, ә ул һәр проблеманы дөрес, гадел, һәр кеше аңларлык итеп ачып салды һәм аларны хәл итү юлларын билгеләде. Мин аны зур канәгатьлек белән тыңлап утырдым. Без Русиянең арытаба үсеше өчен җаваплы һәм аны алга җибәрүдә алмый-талмый эшләргә тиешбез.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: