Премьер-министр ассызыклаганча, "Яшьләр хөкүмәтендә эшләү үзенә күрә карьера лифты булды" һәм бу инициативаны дәвам итү бурычын куйды.
Утырышта яшь министрлар алда торган эшнең төп юнәлешләрен тәкъдим иттеләр, алар проект төркемнәрендә кичә республикага килгән Русия Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе рәисе Кирилл Пахотин белән берлектә эшләде.
- Яшьләр хөкүмәтләре - безнең илдәге яшьләр үзидарәсенең уңышлы үрнәкләренең берсе. Беренче чакырылышта Башкортстанның Яшьләр хөкүмәте әгъзалары шактый яхшы профессиональ нәтиҗәләргә иреште. Аларның яртысыннан артыгы бүген республика башкарма хакимият органнарындагы структур бүлекчәләрне җитәкли, муниципаль хакимиятләрдә эшли, эре коммерция оешмалары белән җитәкчелек итә, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Ә Башкортстанның 2нче чакырылыш Яшьләр хөкүмәте рәисе Вилдан Исәнгилдин команданың инициативаларын 3 юнәлеш буенча тәкъдим итте: «кадрлар», «проектлар» һәм «белгечләр».
Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук сүзләренә караганда, яңа составтагы Яшьләр хөкүмәте яшьләрнең "тавышы" булырга тиеш.
Фото: pravitelstvorb.ru