+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 март 2023, 20:27

Хөкүмәттә урманнарны саклау хакында фикер алыштылар

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Советников белән очрашты. Бу хакта Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә пост урнаштырды.

Хөкүмәттә урманнарны саклау хакында фикер алыштылар
Хөкүмәттә урманнарны саклау хакында фикер алыштылар

Радий Хәбиров сүзләренчә, Иван Советников - урман хуҗалыгы өлкәсендә илдә иң яхшы белгечләрнең берсе, өстәвенә, ул - "Рослесхоз" җитәкчесе дә.

Очрашуда урман янгыннарына каршы тору чаралары хакында фикер алыштылар. Әйтик, агымдагы елда махсус техника сатып алуга 52,8 миллион сум федераль акча каралган. Бу техника белән тәэмин ителешне 88,4 проценттан 93 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлегә төбәктә урман янгыннарына каршы көрәш өчен барлыгы 283 берәмлек техника һәм җайланмалар җәлеп ителгән.

"Иван Советников белән урманнарыбызны саклау һәм яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Беренчесе - 2021 елгы янгыннардан тәҗрибә алдык һәм мондый очракларга без әзер. Өстәмә техника сатып алабыз, язын янгынга каршы чараларны гамәлгә ашыра башлыйбыз. Икенчесе - кискән һәм юкка чыгарган урманнарга караганда күбрәк агач утырту курсы үз нәтиҗәләрен бирә. Үткән елда без кискәнгә караганда 30 процентка күбрәк агач утырттык. Өченчесе - урман сәнәгате өлкәсен алга таба да үстерүне һәм субсидияләүне дәвам итәбез", - дип яза төбәк җитәкчесе. 

Очрашу азагында Радий Хәбиров һәм Иван Советников журналистлар белән әңгәмәләште. Сорауларның берсе төбәктәге урман ведомствосы эшенең дәрәҗәсе хакында булды. Иван Советников сүзләренчә, төбәк җитәкчесенең дә, урман хуҗалыгы органнарының да урман янгыннары белән эшләүгә зур игътибар бирүләре күренә. Шул уңайдан Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Башкортстан Хөкүмәтенә һәм шәхсән Радий Фәрит улына урман хуҗалыгына шундый игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Алдагы сорау республиканың "Рослесхоз" белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелегенә кагылды.

- Мөнәсәбәтләр, һичшиксез - нәтиҗәле. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы - безнең партнерыбыз. "Рослесхоз" гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга җитди карый, дип таныйбыз. Безнең мөнәсәбәтләр - уртак эшне яхшы оештыру мисалларының берсе һәм урманнарыбызга әһәмиятле ярдәм, - дип белдерде Радий Хәбиров.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: