+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 март 2023, 10:10

Кечкенә Федя да батырлык үрнәге күрсәтә!

Брянск өлкәсенә һөҗүм Украина хакимиятенең террорчылык гамәлләренә чираттагы ачык мисал булып тора.

Кечкенә Федя да батырлык үрнәге күрсәтә!
Кечкенә Федя да батырлык үрнәге күрсәтә!

Узган атнада Украина җитәкчелеге һәм аларның Көнбатыштагы кураторлары тарафыннан Брянск өлкәсенә оештырылган һөҗүм бер дә очраклы түгел. Планетадагы тынычлык һәм сугыш белән хәзер кешеләрнең хис-кичерешләре идарә итә, һәм Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле (ә чынлыкта – күп вакыт алдан) АКШ һәм Европаның махсус хезмәтләре моңа кадәр бик күп илләрдә уңышлы үткәрелгән “мәгълүмати җиһад” ысулын кулланалар.


Беренче карашка, Русия терри­ториясенә кереп, берничә кешене үтергән һәм яралаган Украина дивер­сантларының нәрсәгә өметләнүе бик үк аңлашылмый.

Белгечләр фикеренчә, чынлыкта исә алар “сурәт ясый алдылар”, ягъни урыс авылы фонында берничә видео төшерделәр, алар шунда ук Украина ЦИПСО каналлары буенча таралды һәм илебез дошманнары тарафыннан тиражлана башлады.

“Сурәт”нең максаты билгеле аудито­рияләрдә хис-кичерешләр тудыру: русиялеләрдә – курку, каушау, ышанычсызлык; украиннарда – хәрби рух күтәренкелеге (менә без нәрсәләр эшли алабыз, имеш); Көнбатыш аудиториясендә һәм Украинаның иганәчеләрендә – барысы да яхшы, план буенча бара, дигән ышанычны ныгыту.

Шул ук вакытта Көнбатыш “режиссерлары” Украина бөтенләй террорчылар түгел һәм һөҗүм итүчеләр хәтта украиннар да түгел, дип күрсәтергә омтыла. Видеороликлар күрсәтел­гәннән соң ук аларның катнашучылары идентификацияләнде, аларның һәр­кайсы Украина Кораллы Көчләре составында “Урыс ирекле корпусы”нда хезмәт итүче этник урыс ир-егетләре, алар тыныч гражданнарны үтерми, ә Русиянең әлеге җитәкчелеге режимына каршы батырларча көрәшә, имеш. Мондый борылышның максаты – Русия җәмгыятен бүлгәләнгән, бердәм түгел, дип күрсәтергә тырышу. Әлеге акциянең бернинди дә хәрби максаты юк. Һөҗүмнең бердәнбер максаты – Русия җәмгыятендә курку һәм ышанычсызлык хисе тудыру. Әгәр Брянск өлкәсендә террорчылык акты оештырган кешеләр русиялеләрдә хис-кичереш­ләр уятырга теләсә, алар моңа иреште. Ләкин бу курку да, каушау да түгел...

Һөҗүмне оештыручылар үз алларына нинди генә максат куймасын, безнең власть, армия һәм җәмгыять әлеге вакытта чын-чыннан террорчылык режимы белән эш итүебезне аңларга тиеш. Җинаятьчел гамьсезлек белән техноген, химик, атом-төш һәм биологик һөҗүмнәрнең куркынычын игътибарсыз калдырырга ярамый, аларның ихтималлыгы Украинаның хәрби җиңелүе никадәр якынрак булса, шулкадәр югарырак булачак.

Террорчылыкка каршы бөтендөнья тәҗрибәсе санап бетергесез күләмдә тикшеренүләрдә һәм докладларда тас­вирланган. Экспертлар шундый фикердә: террорчыларга каршы көрәш аларның “ояларын” юк итүгә һәм аларның барлык тармакларын юкка чыгаруга йөз тотарга тиеш, чөнки террорчыларны яңадан “тәрбияләү” мөмкин түгел: алар өчен “бөек идеядән” башка яшәүнең мәгънәсе юк. Украина режимының һәм милли социумның югары идеясе, дине – Русияне таркату һәм юк итү. Террорчыларга физик һәм теологик яктан йогынты ясау мөмкин түгел, алар инде үз язмышын сайлаган. Русия рәхимсез рәвештә һәм барлык чаралар белән явызлыкны юкка чыгарачак, террорчылар үз җинаятьләре өчен максималь бәя түләячәк.

Һөҗүм объекты хәрби объектлар булса, моны “законлы хәрби максатлар” дип атарга мөмкин булыр иде. Ә бу очракта мишень – халык, шул исәптән балалар.

...2 март иртәсе, Украина тер­риториясеннән Брянск өлкәсенең Любечан авылына диверсантлар үтеп керә. Бу вакытта юлдан өч бала (өченче сыйныф укучысы Федор һәм беренче сыйныфта укучы ике кыз) утырткан автомобиль бара. Диверсантлар автомобильгә ут ача, автомашинаны йөртүче ир урында һәлак була, Федорның аркасы яралана. Ләкин, шуңа карамастан, малай укучы кызларны автомобильдән алып чыга һәм урманда яшерә. Аннары балалар басу буйлап йөгерә, юлга чыгалар. Балаларны үткенче машина берничә чакрым ераклыктагы танышларына илтеп җиткерә, алар “ашыгыч ярдәм” чакырта. Климов районы дәваха­нәсеннән яраланган малайны Брянскига күчергәннәр, анда аңа операция ясаганнар.

“Безнең табиблар пуля алу буенча күпсәгатьлек уникаль операция уздырды. Кичә Федя реанимациядә иде, бүген ул инде палатада. Үзен батырларча тота, зарланмый, киресенчә, хәтта әнисенең күңелен күтәрергә тырыша”, – дип билгеләп үтте Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз.

Өлкән кеше дә каушап кала алган хәлдә Брянск өлкәсенең Климов районыннан унбер яшьлек Федор үзен чын ир-егетләр кебек тотты. Малайны “Батырлык өчен” медале белән бүләкләү өчен әле документлар әзерләнә, әмма барысы өчен дә ул инде – Русиянең чын герое...

Белгечләр фикеренчә, террорчылык ысулларына, гадәттәгечә, үз­ләренең котылгысыз җиңелүен аңлаучы көчләр мөрәҗәгать итә. Алар өчен кешеләрдә коточкыч куркыныч тудырырга омтылу – хәл-шартларны үз файдасына борырга тырышуның бердәнбер ысулы.

Димәк, Киевның эшләре шәптән түгел һәм ул, иң мөһиме, моны аңлый. Брянск өлкәсенә һөҗүм – өметсезлек ишарәсе, һәлакәткә таба баручы хәлне ничек тә булса үзгәртергә омтылу булып күренә.

Русиянең террорчылыкка каршы көрәшнең гаять зур һәм уңышлы тәҗрибәсе бар. Илебезгә аны яңадан кулланырга туры киләчәк. Дөрес, бу юлы бурыч зуррак тора, чөнки террорчылык куркынычы чыганагы ниндидер бер сәяси көч яисә конкрет кешеләр генә түгел, ә аерым ил – Украина. Хәер, бу эшнең асылын үзгәртми.

Русия Президенты үз вакытында “террорчыларны кайда очратсак, шунда юк итәргә” вәгъдә иткән иде, һәм ул үзенең вәгъдәсен үти. Владимир Путин диверсантларның Брянск өлкәсенә һөҗүмен террорчылык акты дип атады, “аларны, һичшиксез, юк итәчәкбез”, диде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: