+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 март 2023, 21:49

Башкортстан һәм Иран - хезмәттәшлек юлында

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Тегеранда Русия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Дедов һәм Иранда Русия сәүдә вәкиле Рөстәм Җиһаншин белән очрашты.

Башкортстан һәм Иран - хезмәттәшлек юлында
Башкортстан һәм Иран - хезмәттәшлек юлында

Алексей Дедов белән әңгәмәдә республика Башлыгы ассызыклаганча, сәфәр кысаларында Башкортстанның рәсми делегациясе Иран партнерлары белән хезмәттәшлек итүнең иң перспективалы юнәлешләрен билгеләде.

- Без эшлекле элемтәләрнең яхшы баруына бик шат. Мин монда экспорт, импорт, үзара хезмәттәшлек, шул исәптән туристлык өчен тагын бер үсеш ноктасы таптык, дип өметләнәм, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Алга таба төбәк җитәкчесе Русия дипломатик миссиясе җитәкчесе белән Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек итүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышты.

- Безнең мөнәсәбәтләрнең. төбәк аспекты бик мөһим роль уйный. Ике ил арасындагы элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту белән беррәттән, Русия белән Иран дәүләтләрендә төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә әһәмиятлерәк була бара. Хәзер Башкортстан хезмәттәшлек итәчәк территорияләрнең якынча географиясе билгеләнә. Алар арасында Меркези провинциясе бар, ул ныклы сәнәгать һәм фәнни потенциалга ия, - диде Русия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Дедов.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: