-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 март 2023, 09:45

Русия икмәгеннән баш тарта алмыйлар

Президент Владимир Путин илебезнең, корал экспортына караганда, азык-төлек сатудан күбрәк акча эшләвен белдерде.

Русия икмәгеннән баш тарта алмыйлар
Русия икмәгеннән баш тарта алмыйлар

Шушы көннәрдә АКШның Авыл хуҗалыгы министрлыгы Русиядән бодай экспорты буенча фаразының югары булуын (43,5 миллион тонна дәрәҗәсендә) таныды. Чынлыкта, Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2022-23 еллар сезонында бодай экспорты шактый күбрәк көтелә – 55-60 миллион тонна дәрәҗәсендә, бу соңгы биш елда иң югары күрсәткеч булып тора. Илебезнең дус булмаган партнерлары белдерүенчә, Русия дөнья сәясәтенә һәм икътисадка көчле йогынты ясау рычагына ия булды, аның йогынтысы елдан-ел үсә барачак.

Үзенең Юлламасында Президент Владимир Путин билгеләп үтүенчә, 2022 ел Русия өчен тарихи рекордлы булды: илдә 150 миллион тонна ашлык һәм бөртекле-кузаклылар җыеп алынды (аннан алдагыв ел белән чагыштырганда, өчтән бергә күбрәк), ә бөртеклеләр экспорты бәясе буенча 15 процентка арткан. 2023 елның гыйнвар һәм февраль айларында гына Русиядән бодай озату күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек арткан. Шул ук вакытта, дөньядагы иң зур чәчү мәйданнары булган Русия эчке ихтыяҗларга елына нибары 75-80 миллион тонна ашлык куллана. Экспорт буенча саннарны исәпкә алып, Русиядә 17 миллион тоннадан артык бодай һәм 25 миллион тоннадан артык бөртеклеләр запасы кала. Бу – безгә санкцияләр авторлары янаган икмәк карточкалары якын арада үзләренә кирәк булачак, дигәнне аңлата.


Бодай, кукуруз һәм арпага дөньядагы барлык бөртеклеләрнең 94 проценты туры килә, һәм күп кенә илләр халкы өчен икмәк туклануның төп нигезе булып тора, бу, дөньядагы тискәре тенденцияләрне исәпкә алып, Русиянең 130 дәүләтнең азык-төлек иминлеген тәэмин итә торган дөньякүләм банкы буларак позицияләрен ныгыта.
Хәзерге вакытта Русия бодай экспорты буенча дөнья лидеры һәм дөнья базарының 19 процентын алып тора. Безнең ашлык ике континентта – Антарктидада һәм Австралиядә генә юк, һәм дөньяда һәр бишенче кисәк икмәк Русиядә үстерелгән. Планетаны азык-төлек белән тәэмин итү буенча Русиянең йогынтысын кыскартуның теләсә нинди омтылышлары дөньяда, шул исәптән АКШта, Европа берлеген дә кертеп, гигант масштабтагы катаклизмнар китереп чыгарачак, һәм коллектив Көнбатыш моның турында бик яхшы белә. Нәкъ менә шуңа күрә бөртеклеләр һәм ашламаның Русия экспорты санкцион исемлекләрдән чыгарылган, ә хәзер Көнбатыш илләре бөртеклеләр буенча килешү эшен озайтырга тырыша, ә БМОның генеральный секретаре шәхсән үзе исә Русия экспортына киртәләр куймасыннар өчен дөнья буйлап йөгереп йөри.


Мондый юмартлыкны һәм йомшаклыкны аңлату бик гади: дөньяга масштаблы азык-төлек кризисы куркынычы яный. Дөньякүләм бодай һәм арпа запаслары соңгы биш ел эчендә минималь дәрәҗәдә, ә бөртеклеләрне куллану күпьеллык максимумга җитте. Экспертлар дөньяда бодай һәм арпа буенча чираттагы дефицит сезоны булыр дип фаразлый, ул ашлык запасларының кимүенә китерәчәк. Бөтендөнья банкы һәм Бөтендөнья икътисади форумы түрәләре белдерүенчә, 79 илдә 349 миллион кеше ачлык чигендә яши һәм 2023 елда хәл начарланачак кына. Әйтик, 170 миллионлы Бангладешта узган ел бодайга бәяләр ике тапкыр арткан, шуның аркасында анда тиз арада арзан дөгегә күчкәннәр. Еврозона дәүләтләре дә моны үзендә тойды: азык-төлек бәяләренә инфляция 2023 елның гыйнварында анда 14,1 процент тәшкил иткән һәм бу әле башы гына.


Кризис башлану шулай ук элегрәк лидерлар исәбенә кергән илләрдә азык-төлек җитештерүнең кимүен якынайта. Мәсәлән, Украина бодай һәм арпа җитештерү буенча Русиядән соң икенче урында тора, кайбер исәпләүләр буенча анда бодай уңышы өчтән бергә төшкән, ә аның экспорты берничә тапкыр кимегән. Корылык аркасында Аргентинадан бодай экспорты кискен төшә, Австралия, Һиндстаннан да яхшы хәбәрләр ишетелми.


Дустанә, дустанә булмаган һәм нейтраль илләрдән экспертларның берлектәге позициясе гади: ашлыкка дөнья бәяләренең 2022 елның июленә-августына карата сизелерлек кимүе өчен шартлар хәзерге вакытта күзәтелми, аерым илләрдә рентабельлелекнең кимүе аркасында 2023 елда уңыш кимү бер ярым тапкырга диярлек булырга мөмкин, дөнья базарында гомум хәл бәяләрнең алга таба артуына китерә.


2018 елда ук Президент Владимир Путин Русия, корал экспортына караганда, азык-төлек сатудан күбрәк акча эшли, дип белдерде. Мондый хәлне без хәзер дә күрәбез: ачык мәгълүматлар буенча, Русиянең экспортка оборона заказлары портфеле 50 миллиард доллардан да ким түгел, ә 2023 елда азык-төлек сатудан фаразланган минималь керем 40 миллиард долларга бәяләнә.


Станоклар эшләгән коралдан аермалы буларак, җирдә үсеп уңыш бирә торган азык-төлек базарында дөньяда Русияне алыштырыр ил юк, димәк, безнең глобаль базарга һәм сәясәткә йогынтыбыз артачак кына.


Илебез дошманнары әшәкелектән һәм көнләшүдән “Аккош күле” балетын яки урыс телен тыя ала, әмма урыс икмәгеннән алар баш тарта алмый! Русофобия – бик яхшы товар, ләкин аңа май ягып ашап булмый, ә ашыйсы һәрвакыт килә...

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: