– Хөрмәтле Одес Хасаевич! Сезне Башкортстанда күрүемә бик шатмын. Бүген “Без бергә. Спорт” җәйге Сурдлимпия уеннарын оештыру комитетының беренче утырышын үткәрәчәкбез. Республикада спорт инфраструктурасы үсеш алган, мондый зур ярышларны кабул итү – безнең өчен мәртәбә. Арытаба Борай районында яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексын карап чыгу мөмкинлеге булачак. Авыл өчен мондый объектлар бик мөһим. Башкортстанда авыл халкы өлеше зур – 1,7 миллион кеше. Без һәр авылда диярлек спорт инфраструктурасы булдырырга тырышабыз.
– Рәхмәт, Радий Фәритович! Башкортстанга килүемә мин дә бик шат. Борай авылында шундый заманча спорт комплексы ачылу бик күңелле. Республиканың бу юнәлештә актив эшләве хөрмәт уята. Башкортстанда спортны үстерү белән планлы шөгыльләнәләр. Без тармак министрлыгында моны бик яхшы күрәбез. Һәм әгәр дә спорт чарасы биредә үтә икән, ул иң югары дәрәҗәдә узачак, моңа шик юк. Шуңа күрә мондый күпкырлы эш өчен аерым рәхмәт, – диде Одес Байсолтанов.
Арытаба Радий Хәбиров һәм Одес Байсолтанов “Без бергә. Спорт” җәйге Сурдлимпия уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын үткәрделәр. Уеннар Уфада агымдагы елның 23 июленнән 2 августына кадәр узачак. Ярышларда 2,3 меңнән артык атлет катнашачак, дип көтелә.
Утырышны ачып, Башкортстан Башлыгы Русиянең Спорт министрлыгына агымдагы елда уеннарны Уфада уздыру карары өчен рәхмәт белдерде.
Одес Байсолтанов республика җитәкчелегенә уеннарны әзерләү буенча зур оештыру эше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әзерлек чаралары планын гамәлгә ашыру турында төбәкнең спорт министры Руслан Хәбибов тулырак сөйләде.
Шул ук көнне Радий Хәбиров һәм Одес Байсолтанов Борай авылында ачылган яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексын карадылар.
Ачылу тантанасыннан соң кунаклар физкультура-сәламәтләндерү үзәге эше белән танышты. Ул “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча төзелде. Объектның бәясе – 467 миллион сум. Шуның 414 миллион сумын федераль бюджеттан җәлеп иткәннәр.
Борай районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнур Имаев гаиләсендә булды.
Хәрби хезмәткәрнең әтисе Фирдәвис Салих улы, әнисе Гөлфинә Гафур кызы, хатыны Ләйсән Равил кызы, кызлары Линиза һәм Аделина белән аралашканда Радий Хәбиров кайгы уртаклашты һәм республиканың герой гаиләсенә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
– Хәрби бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган барлык егетләр кебек үк, Илнур Имаев турындагы якты истәлек йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Борай районы хакимиятенә Илнурның истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә кушам. Муниципалитетның гаилә белән һәрвакыт элемтәдә булуы, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүе бик мөһим, – диде Радий Хәбиров.