+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 март 2023, 10:00

Заман дус илләр белән якынаюны таләп итә!

Алдагы санда хәбәр итүебезчә, республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе рәсми эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасында булды.

Заман дус илләр белән якынаюны таләп итә!
Заман дус илләр белән якынаюны таләп итә!
Тегеранда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иран авыл хуҗалыгы министры Җәвәд Садати-Нежад белән очрашты. Яклар агросәнәгать өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышты.

Сүз, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм күләмнәрен арттыру турында бара. Башкортстаннан Иранга ашлык һәм үсемлек мае экспортлана. Авыл хуҗалыгы министры, шулай ук, агач эшкәртү һәм терлекчелек продукциясен сатып алуда кызыксыну белдерде.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, агросәнәгать комплексы өлкәсендәге берлектәге проектлар Башкортстан-Иран Эшче төркеменең көн тәртибенә кертеләчәк. Моның өчен яклар үзара хезмәттәшлекне координацияләү һәм “юл картасы” чараларын үтәү буенча җаваплы вәкилләрне билгеләде.
Җәвәд Садати-Нежад хәбәр итүенчә, Иран инвесторларын шулай ук агрокультуралар һәм терлекчелекне үстерү өчен авыл хуҗалыгы җирләрен арендалау кызыксындыра.

Хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше – Башкортстаннан Иранга минераль ашлама һәм биологик препаратлар озату. Радий Хәбиров, шулай ук, республика базарының Иран яшелчә һәм җиләк-җимешләренә ихтыяҗы булуын билгеләп үтте.
Радий Хәбиров, шулай ук, Уфа – Тегеран – Уфа туры авиаэлемтәсен оештыру мәсьәләләре буенча Иран туристик холдингларының берсе җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барды.

Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, мондый рейс эшлекле активлыкны һәм туризмны үстерү өчен кирәк. Бүген Иран башкаласына Уфадан Мәскәү яисә Дубай аша барып җитәргә мөмкин.

– Без туристларга Иранның безгә таныш булмаган уникаль истәлекле урыннарын ачарга телибез, – диде Радий Хәбиров. – Туризм белән беррәттән, эшлекле өлеш тә мөһим. Бизнес, шулай ук, бу рейстан файдаланачак. Беренче этапта без авиаэлемтә эшләп китсен һәм пассажирлар агымы үссен өчен авиакомпанияләргә ярдәм күрсәтергә әзер.
Компания вәкилләре Уфа белән Тегеранны тоташтыручы авиарейсны оештыруга кызыксынуын белдерде. Пассажир ташуларын аена дүрт тапкыр Иран авиакомпанияләренең берсе башкарырга әзер.

Шул ук көнне Башкортстан рәсми делегациясенең Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында төбәкнең инвестицион һәм икътисади куәте презентациясе үтте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров презентациядә катнашучыларны сәламләде, Иран белән мөнәсәбәтләрне үстерү һәм икътисадның төрле тармакларында берлектәге проектларны гамәлгә ашыруның зур мөмкинлекләрен билгеләп үтте.
 
- Без бирегә зур өметләр һәм җитди планнар белән вәкиллекле делегация составында килдек. Безнең бурыч – сезнең өчен Башкортстанны ачу. Һәм, әлбәттә, без Иранны бизнеска һәм Башкортстан халкына ачарга телибез, – диде Радий Хәбиров. – Сәфәр барышында безнең делегация предприятиеләр дәрәҗәсендә йөздән артык сөйләшү үткәрде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җентекле презентация белән чыгыш ясады. Премьер-министр төбәкнең икътисады күптармаклы, диверсификация дәрәҗәсе югары булуын ассызыклады.

Презентация ахырында Башкортстанның һәм Иранның Сәүдә-сәнәгать палаталары һәм Иран-Русия сәүдә палатасы арасында, шулай ук, “Кроношпан Башкортстан” предприятиесе һәм “Тарх Ва Чуб Намира” компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды.
Презентациядән соң Башкортстан Башлыгы Иран белән хезмәттәшлек буенча алдагы адымнар турында сөйләде. Радий Хәбиров аларның “юл картасы”нда күрсәтеләчәген искәртте.

– Без Иран ягы белән бергә башкарачак чараларның зур исемлеген әзерләячәкбез. Болар – товар алмашу, уртак инвестицияләр, туризм, мәдәни, фәнни хезмәттәшлек. Презентация алдыннан без Уфадан Тегеранга туры рейс ясарга әзер компания белән очраштык. Чөнки русиялеләр Иранның нинди ил икәнлеген белеп бетерми, – диде Радий Хәбиров. – Бу – бик кызыклы ил, ул үз тормышы белән яши һәм, Көнбатыш санкцияләренә карамастан, бик актив үсешә. Монда иң борынгы цивилизацияләрнең берсе, күп кенә истәлекле урыннар бар, бик матур табигать. Уфадан Тегеранга беренче самолет быел май аенда очар, дип планлаштырабыз. Сәфәр нәтиҗәләреннән без бик канәгать.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Иранның сәнәгать, шахта һәм сәүдә министры урынбасары Мөхәммәд Мөсәви һәм Меркези провинциясе губернаторы Фәрзад Мөхлис Әл-Аэме журналистлар белән әңгәмәдә Иран Ислам Республикасына Башкортстан делегациясенең ике көнлек эш сәфәренә йомгак ясадылар.
“Радий Фәритович, Иран Ислам Республикасы белән Башкортстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне бүген Сез ничек бәялисез? Арытаба нәрсәгә омтылачаксыз?” – дип сорадылар.

– Иран Ислам Республикасы белән Русия Федерациясенең мөнәсәбәтләре бай тарихка ия. Башкортстан белән Иран хезмәттәшлеге кебек үк. Безгә мөнәсәбәтләрне көчәйтергә һәм активлаштырырга кирәк булган чор җитте. Моның өчен барлык шартлар да бар. Без соңгы елларда Иранның ничек үсүенә, аның технологияләр, сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсешендә уңышлы адымнар ясавына сокланабыз. Башкортстан һәм Иран икътисады структурасы күп яктан охшаш. Әмма шул ук вакытта безнең хезмәттәшлекне тулыландыра алачак үсеш юнәлешләре дә күп, – диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: