+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 март 2023, 18:45

Русия һәм Кытай җитәкчеләренең очрашуын бөтен дөнья күзәтә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Русия һәм Кытай җитәкчеләренең очрашуын бөтен дөнья күзәтә
Русия һәм Кытай җитәкчеләренең очрашуын бөтен дөнья күзәтә

"Кытай стенасыннан Кремльгә кадәр - мең чакрым, әмма Пекин һәм Мәскәү арасындагы сәяси дистанция рекордлы дәрәҗәгә кадәр кимеде.

Бүген Мәскәүгә КХР Рәисе Си Цзиньпин килде һәм бу - аның ил лидеры постына яңадан сайланганнан соң беренче чит ил визиты. Алда - өч көнлек эчтәлекле программа, аның үзәгендә - Русия Президенты Владимир Путин белән очрашу.

Мондый тизләтелгән якынаюга, бәхәссез, Америка "чыбыркысы" - Вашингтон ысулы этәрде: басым, янаулар һәм ультиматумнар сәясәте, КХРга сәүдә сугышы игълан итү аны 180 градуска борылырга мәҗбүр итте. Байден хакимияте Кытай сәнәгатенә, экспортына каршы санкцияләр кертүне дәвам итә, аңлы рәвештә Пекин алда бара торган электроника, чиплар һәм тиешле технологияләр өлкәләренә суга.

Нәкъ шундый ук схема буенча АКШ безнең илгә карата эш итә. Нәтиҗә буларак, ике бөек держава (Русия һәм Кытай) иң көчле икътисади һәм табигый ресурслар белән берләште һәм, Ак йортның ачулы һөҗүмнәренә карамыйча, үз мөнәсәбәтләрен төзи.

Без әлеге масштаблы партнёрлык проектының бер өлеше булуга шат. Безнең республика - Кытай белән 1999 елдан ук актив эш алып баручы төбәкләрнең берсе. Ул чагында без Ляонин провинциясе белән сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү төзедек. 20 елдан артык вакыт эчендә без элемтәләрне шактый арттырдык: бүген Башкортстан Кытайның биш эре провинциясе белән хезмәттәшлек итә.

2021 елда үзара товар әйләнеше 985,7 млн. АКШ долларына җитте, бу алдагы ел күрсәткечләреннән 5 процентка югарырак.

2022 ел: Кытай Башкортстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнешендә 1нче урында тора. Товар әйләнеше планы 1,2 млрд АКШ долларына күтәрелде. Экспорт 871 млн. доллар тәшкил итте, импорт - 361 млн. доллар. Үткән елның 16 декабреннән Русиянең КХРдагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиле эшли. Ул Кытайда Башкортстан бизнесына эшлекле элемтәләрне җайга салырга, базарлар һәм сәүдә каналларын табарга ярдәм итә. Быел рәсми делегациянең Кытайга бару мөмкинлеген карыйбыз.

Кытай эшкуарлары 9 Башкортстан предприятиесенә үз капиталын салды. Ике як делегацияләре (төрле юнәлешләр буенча) актив рәвештә тәҗрибә алмаша. Шулай итеп, без экология, сәүдә, сәнәгать, төзелеш, медицина, фән, спорт һәм журналистика өлкәләрендә элемтәләрне шактый киңәйтә алдык.

2022-23 уку елында Башкортстан вузларында Кытай Халык Республикасының 98 гражданы белем ала, ә безнең вузлар Кытайның дистәләгән дәрәҗәле югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә, аларда безнең республика студентлары белем ала һәм стажировка уза.

Ышанам ки, Си Цзиньпинның Мәскәүгә визиты Русия-Кытай мөнәсәбәтләрен үстерүгә яңа темп бирәчәк, ә ике лидерның сөйләшүен һич арттырусыз бөтен дөньяны күзәтә", - дип яза ул.

Фото: vk.com/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: