+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 март 2023, 09:35

“Русия һәм Кытай – киләчәккә төбәлгән партнерлык”

Президент Владимир Путин чакыруы буенча КХР Рәисе Си Цзиньпин Мәскәүгә килде.     20 мартта Президент Владимир Путин чакыруы буенча Русиягә дәүләт визиты белән Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин килде. Сөйләшүләр барышында Русия белән Кытай арасында күләмле партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Шулай ук халыкара аренада Русия-Кытай хезмәттәшлеген тирәнәйтү контекстында фикер алышу планлаштырылган. Ике яклы мөһим документларга кул куелачак, дип хәбәр итә kremlin.ru сайты.

“Русия һәм Кытай – киләчәккә төбәлгән партнерлык”
“Русия һәм Кытай – киләчәккә төбәлгән партнерлык”

Президент Владимир Путин КХР рәисе Си Цзиньпинның сәфәре алдыннан “Жэньминь жибао” өчен “Русия һәм Кытай – киләчәккә төбәл­гән партнерлык” дигән мәкалә язды.


Кытай халкына мөрәҗәгатендә Русия лидеры Мәскәү һәм Пекин­ның дустанә мөнәсәбәтләрен бил­геләп үтте, Русия һәм Кытай чыгыш ясый торган гадел күпполяр дөнья төзелеше турында сөйләде. Владимир Путин мәкаләсендәге төп тезислар түбәндәгеләрдән гыйба­рәт.

Русия-Кытай дуслыгы турында

Без иптәш Си Цзиньпин белән 2010 елның мартында таныштык. Өч ел узгач, якынча шул ук март көннәрендә, без яңадан Русия башкаласында очраштык. Ул саммит Русия-Кытай мөнәсәбәтләренә күп елларга тон һәм динамика бирде.


Ун ел үтте. Бу вакыт эчендә дөнья­да күп нәрсә үзгәрде, һәм еш кына яхшы якка түгел, әмма Русия-Кытай дуслыгы үзгәрешсез калды. Мөнәсәбәтләр тарихта иң югары дәрәҗәгә чыкты һәм ныгуын дәвам итә.


Си Цзиньпин белән без 40 тапкыр очраштык һәм һәрвакыт аралашу өчен төрле рәсми форматларда да, “галстуксыз” да мөмкин­лек таптык.

Икътисади мөнәсә­бәт­ләр турында

Безнең өстенлекләрнең берсе – сәүдә-икътисади партнерлык. 2022 ел нәтиҗәләре буенча ике яклы товар әйләнеше күләме ике тапкыр арткан һәм 185 миллиард долларга җиткән. Бу – яңа рекорд. Һәм без­нең 200 миллиард долларлык планка 2024 елда түгел, ә инде быел ук артып китәчәк, дип уйларга тулы нигез бар.
Озак вакытлы уртак планнар һәм программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. “Себер көче” газ­үткәр­гече масштаблары буенча һич арттырусыз “гасыр килешүенә” әве­релде.


Русия һәм Кытай туры һәм кү­черелмә мәгънәдә күперләр төзи. Әйтик, узган ел безнең чик буе тө­бәкләрен күптән “дуслык елгасына” әверелгән Амур аша ике күпер тоташтырды.

Күпполяр дөнья турында

АКШ тарафыннан Русия һәм Кытайны, шулай ук Америка диктатына буйсынмаган һәр илне, икеләтә тоткарлауга йөз тоткан юнәлеш үткен һәм кискен характерга ия була бара. Халыкара иминлек һәм хезмәттәшлек архитектурасы демонтажы бара. Русия – “турыдан-туры янау” дип, ә Кытай – “стратегик көндәш ил” дип игълан ителде.

Украина буенча Кытай позициясе

Украинада барган вакыйгаларга, аларның тарихын һәм чын сәбәп­ләрен аңлауга бәйле рәвештә КХР­ның тигез линиясе өчен рәхмәт-ле­без. Кытайның кризисны җайга салу эшендә конструктив роль уйнарга әзер булуын хуплыйбыз.


Русия Украина кризисын сәяси-дипломатик юл белән җайга салу өчен ачык. Әмма 2022 елның апрелендә үк тыныч сөйләшүләр һич тә безнең тарафтан туктатылмады. Русиягә карата ультиматив таләпләр килеп туган хәлдән чыгу эзләүдә мондый чынбарлыктан аерылганлык һәм кызыксынмау турында гына сөйли.

Тотрыклылык нигезе

Кайбер көчләр гомум Евразия киңлеген “эксклюзив клублар” челтәренә һәм безнең илләр үсе-шен тоткарлауга, аларның мәнфә-гатьләрен кысуга юнәлтелгән хәрби блокларга бүләргә омтыла. Әмма моңа беркем дә ирешә алмаячак.


Нәкъ менә Русия-Кытай мөнәсә­бәтләре бүген асылда төбәк тот­рыклылыгының, глобаль тотрык­лы­лыкның да нигезе булып тора. Алар – эре державалар арасында гармонияле хезмәттәшлек үрнәге. Ышанам ки, безнең дуслык һәм партнерлык Русия һәм Кытайның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына үсүен һәм ныгуын дәвам итәчәк.

* * *
КНР рәисе Си Цзиньпин “РИА Новости” һәм “Российская газета” өчен Русия белән мөнәсә­бәтләр турында мәкалә язды. Ул Мәскәүгә бару максаты, Украина кризисы һәм кире кайтмаслык тенденция турында сөй­ләде.


“Русиягә эш сәфәрем дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм тынычлыкны ныгытуга юнәлтелгән. Мин Президент Владимир Путин белән бергә күләмле партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мөнәсәбәтләренең яңа перспективаларын ачу өчен яңа планнар һәм чаралар билгеләр­гә әзер”, – дип язды Си Цзиньпин. Аның фикеренчә, югары дәрәҗәдә элемтәләр мөһим роль уйный һәм стратегик әһәмияткә ия. КНР рәисе Владимир Путин белән очрашулар ике яклы мөнәсәбәтләрнең тотрыклы үсешенә тон бирә, дип билге­ләде.


“Русия һәм Кытай мәңгелек дуслык һәм үзара файдалы хезмәт­тәшлек концепциясен күздә тота. Мөнәсәбәтләр өченче якка каршы берләшмәү принципларына нигез-ләнә. Илләрнең элемтәләре яңа типтагы дәүләтара мөнәсәбәтләр эталоны булып хезмәт итә, алар үзара хөрмәт, тынычлык һәм файдалы хезмәттәшлек белән характерлана”, – дип язды Кытай җитәкчесе.


Си Цзиньпин фикеренчә, Русия белән Кытай арасындагы мөнәсә-бәтләр 70 елдан артык вакыт эчендә шактый катлаулы юл үтте, бүгенге дәрәҗә җиңел бирелмәде һәм бу сүнмәс дуслыкны күз карасыдай сакларга кирәк.


Моңа кадәр Мәскәүдә КХРның илчесе Чжан Ханьхуэй “РИА Новости”га Кытай Русия белән “аркага-арка торып” стратегик хезмәт­тәшлекне җайга салуны дәвам итәчәк, дип белдергән иде.


“Кытай алга таба да Русия белән бергә булачак, дөньяның күппо­лярлыгы һәм халыкара мөнәсә-бәтләрне демократлаштыру принципларын, глобаль стратегик тигезлек һәм тотрыклылык өчен ышанычлы гарантияләр тәэмин итүне алга этәрәчәк”, – диде дипломат.


Си Цзиньпинның Мәскәүгә сә-фәренә әзерлек тулы куәтенә барды. Өстәвенә, Русиядә һәм Кытайда гына түгел, ә АКШта да ике лидерның очрашуына зур игътибар бирәләр. Озак еллар дәвамында Русия-Кытай саммитлары алдыннан америкалылар: “Алар якыная, ләкин потенциаль каршылыклар шулкадәр зур ки, ике державаның стратегик берлеге мөмкин түгел”, – диләр иде. Әмма ике зур илнең какшамас дуслыгы моның киресен күрсәтте. Владимир Путин белән Си Цзиньпинның Мәскәүдәге очрашуы дөнья сәясәтенә зур йогынты ясаячак.


Владимир Путин Кытай коллегасын узган ел ахырында видео-элемтә буенча сөйләшүләр вакытында Мәскәүгә чакырды. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, бу дөньяга Русия-Кытай элемтәләренең ныклыгын күрсәтә һәм ике яклы мөнәсәбәтләр елның төп сәяси вакыйгасы булачак.

Шул ук вакытта...

Русия Президенты Владимир Путин Донецк Халык Республикасының Мариуполь шәһәрендә булды, дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте.


Дәүләт башлыгы Мариупольга вертолетта очып килде, ә аннары автомобильгә күчте, Владимир Владимирович машина белән үзе идарә итте.


Сәфәр барышында вице-премьер Марат Хөснуллин Президентка төзелеш һәм тергезү эшләренең барышы турында сөйләде. Невский микрорайонында Президент шәһәр халкы белән сөйләште, фатирларның берсендә булды.


Шулай ук Владимир Путин Мариуполь яр линиясен, театр бинасын һәм истәлекле урыннарны карады.


Кырымның Русия белән кушылуына 9 ел тулуны бәйрәм иткән көнне, 18 мартта, Владимир Путин Севастопольгә килде.



Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: