+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 март 2023, 22:02

Абхазиядә - Башкортстан кунаклары

Әлеге минутларда Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Абхазиядә. Чара кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия Президенты Аслан Бжания очрашуы да булды. Бу хакта Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Абхазиядә - Башкортстан кунаклары
Абхазиядә - Башкортстан кунаклары

Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, Башкортстан белән Абхазиянең товар әйләнеше әлегә зур түгел, ләкин вәзгыятьне үзгәртү өчен барысы да бар. Республикабызга Абхазиядән авыл хуҗалыгы продукциясе импорты кызыклы. Башкортстан, үз чиратында, эшкәртү сәнәгате, нефть химиясе һәм башка продукцияне тәкъдим итәргә әзер.

"Туризм өлкәсендә хезмәттәшлек зур кызыксыну уята - без республика халкы өчен бу матур илне ачарга ниятлибез. Монда искиткеч табигать, диңгез, уникаль тарихи объектлар күп. Безнең делегация составында туризм, Мәгариф министрлыгы, туроператорлар вәкилләре бар. Инде хәзер үк, бу сәфәрдән соң, без “Башкортстанда озын гомерлелек” өлкәннәр өчен туризм һәм мәктәп туризм программаларына үзгәрешләр кертәчәкбез. Бу программаларда катнашучылар өчен Абхазиядә ял итү мөмкинлеген ачылачак.

Ышанам, безнең сәфәр Башкортстан белән Абхазия дуслыгы ныгуына китерәчәк. Потенциал зур" - дип яза Радий Хәбиров.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: