

Илебез Президентының "Русия - мөмкинлекләр иле" платформасы тарафыннан оештырылган "Русия лидерлары" конкурсы 4 апрельдә старт алды. Русия Федерациясе Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко Күзәтчелек советы ролен югары билгеләде.
- Әлеге минутка барлыгы 17,5 мең гариза теркәлгән. Бу - искиткеч күрсәткеч. Конкурс белән кызыксыну кимеми, югары булып кала бирә, - диде кичә көндез үк "Русия - мөмкинлекләр иле" платформасы генеральный директоры Алексей Комиссаров.
Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен гаризаны 14 майга кадәр лидерыроссии.рф сайтында бирергә мөмкин.
Фото: лидерыроссии.рф